Берничә ай дәвамында ТНВ каналында тетрәнүләр дәвам итә. Генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова эштән китеп, аның урынына Мәдинә Тимерҗанованың килеп утыруыннан соң әле “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы үзгәрә, әле бер-бер артлы журналистлар китә, әле татар тапшырулары ябыла. Социаль челтәрләрдә бу хакта фикер алышулар күп. Миләүшә Айтугановадан соң татарлык бермә-бер кими башлады дигәнне укырга мөмкин.
Төрле имеш-мимешләр дә, тәнкыйть тә күп. Үз өендәге хәлләрне күршедән ишеткәнче, дигән әйтемне күздә тотып, ТНВ җитәкчелеге җәмәгатьчелеккә татар тапшыруларының ябылуы хакында аңлатма бирергә кирәк дип тапты. Зурлап матбугат конференцияләре оештырылмады. Бу хакта сөйләшү аулаграк форматта узды. Очрашуга бары тик татар журналистлары килгән иде, алары да сайлап алынган дигән хис туды. Әледән-әле камчылап торган каләм ияләре дә бу очрашу хакында белми калган. Журналистлар белән очрашуда телеканал җитәкчесе урынбасары Данил Гыйниятов кына бар иде. Илшат Әминов та, Мәдинә Тимерҗанова да татар каләм ияләре белән очрашырга кирәк дип тапмаган.
"Хәерле иртә, Здравствуйте!"
Данил Гыйниятов сүзләренчә, бүген көн кадагына җавап бирмәгән, искергән тапшырулар ябылган. Ясин чыгылган тапшырулар исемлегендә – “Мәдәният дөньясында”, “Яшьләр online”, “Караоке battle”, “Нәсыйхәт”, “Җомга вәгазе”, “Дин вә хаят” һәм башкалар. Дөрес, алар урынына “Таяну ноктасы”, “Ком сәгате”, “Кайнар хит”, "Кичке аш", “Җырлыйк әле!” кебек яңалары чыгачак һәм элеккеге проектлар эфирга кайтарылачак. Ялларда репертуардан төшеп калган татар спектакльләрен күрсәтә башлаячаклар.
“Эфир” каналындагы криминал хәбәрләр турындагы “Перехват” игезәге буларак ТНВда “Вызов 112” тапшыруы чыгачак. Иртәнге якта урысча “Будильник”ка өстәп “Здравствуйте!” тапшыруы тамашачылар күңелен күрәчәк. Әмма урыс телле проектлар хакында очрашуда артык сүз куертылмады. Шунысын әйтергә кирәк: яңа програмнарга күз салганда, Миләүшә Айтуганова мирасыннан арыну процессы бара дигән хис кала. Мәсәлән, Айтуганова "баласы" – “Җомга киче” белән хушлашалар. Концертлар оештырып, керемнәрне арттыру, шуны ук эфирда күрсәтү гадәте калачак. Бу эш айга бер оештырылачак “Болгар” радиосы концерты буларак дәвам итәчәк.
Татарча сәясәт турында сөйләшү булачакмы?
Данил Гыйниятов очрашуда ТНВның телевизион контенты күбрәк күңел ачуга корылганын яшермәде. Татар телендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар чыгачак дип өздереп әйтә алмады. ТНВдагы бу тармак тулысынча Мәдинә Тимерҗанова кулында.
Шулай да Азатлыкның “Көн кадагына җавап бирә торган, актуаль проблемнарга ачыклык кертә торган татарча тапшырулар булачакмы?” дигән соравына Данил әфәнде: “Моңа берникадәр “Ком сәгате” белән “Таяну ноктасы” тапшырулары җавап бирәчәк. Аларда актуаль проблемнар күтәреләчәк. Бәлки, киләчәктә “Таяну ноктасын” көн саен кич чыгарлык итеп ясый алырбыз. Көнүзәк мәсьәләләр шунда күтәрелер иде. Татарча фикер әйтә торган экспертлар юк дигән караш яши. Әмма федераль каналларга күз салыгыз, барысында да бер үк кешеләр. Владимир Жириновский көн саен сөйли. Татарда андый экспертлар азрактыр, тик фикере бар икән, көн саен сөйләсә дә бер зыяны юк”, дип әйтте. Әмма мондый чыгарылышларны оештыру әлегә планда гына дип кабатлады Данил Гыйниятов.
Татарга игътибар кимеде. Сәбәбе – сайлаулар
Соңгы вакытта ТНВ каналын караучылар биредә татарлык өлеше бик нык кимеде дип зарлана. Бу “Татарстан хәбәрләре”ндә бик нык чагыла. Бу тапшыруда татар проблемы күтәрелми диярлек. Мәсәлән, Казанда Әби патшага һәйкәл кую мәсьәләсе тирәсендә дә җәмәгатьчелектә чыккан бәхәстә ТНВ каналы шәһәр мэриясе оппонентларының фикерләрен тураклап тәкъдим итте яки гомумән исәпкә алмыйча эш итте. Бүген татар халкы алдында проблемнар әледән-әле чыгып тора. Татар мәктәпләре ябыла, татар кызлары мәктәпкә яулыктан йөрү хокукы өчен көрәшеп мәхкәмә юлын таптый. Йә мәчет тирәсендә гауга, йә татар кешесе эшкә урнаша алмый. Көн саен нидер калкып чыга. Тик бу мәсьәләләрне ТНВ читләп уза. Ә менә җыр-бию мулдан.
Азатлык “Татарларга кагылган проблемнарга күз йому өстән төшерелгән күрсәтмәме, әллә бу ТНВның үзе сайлаган эш юнәлешеме?” дип кызыксынды.
“Өстән бернинди дә күрсәтмә юк. Мин җаваплы булган тапшыруларны әйтәм алам. “Татарлар”га басымны көчәйттек. Яңа концепциясен булдырдык, тапшыру кадрлар ягыннан баетылды. Төбәкләрдәге хәбәрчеләргә пробемнар яктыртырга дигән бурыч куелды. Саллырак материаллар кирәк.
Хәбәрләргә килгәндә, башлангыч чорда кимчелекләр була торгандыр. Анда көчле, тәҗрибәле журналистлар эшли. Бәлки, бу вакыт аралыгында чыннан да татарлык кимегәндер. Әмма сайлау алдыннан була торган хәл. Шул сәбәпле яңалыклар системы тетрәнү кичерә, сайлау темасына күбрәк басым ясала. Вакытлыча гынадыр”, диде Данил әфәнде.
"Яшь ТНВ" язмышы хәл ителә. Аерым канал булырга лаеклымы?
Азатлык “Яшь ТНВ” язмышы хакында да белеште. Вакытында ул аерым канал итеп эшли башларга тиеш иде. Бу эшне оештырырга җитәрлек итеп Татарстан казнасыннан акчасы да бүлеп бирелде. Әмма башкортларның "Тамыр", кырымтатарларның "Лалә" кебек "Яшь ТНВ" башка чыга алмады. Мәсьәлә татар балалары һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар бары тик аерым бер вакыт аралыгында чыга торган итеп кенә хәл ителде. Аерым канал буларак эшләргә дәрәҗәсе җитмәгән. Әлегә "Яшь ТНВ"ны интернетта тәүлек дәвамында күрсәтүне оештырырга телиләр.
“Бүгенге көндә “Яшь ТНВ” язмышы хәл ителә. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, аның каршында эшләүче иҗтимагый шура бу хакта фикерләшә, аларның утырышлары уза. "Яшь ТНВ"ның аерым канал итеп эшләү тәкъдимен Татарстан президенты хупласа, бюджеты расланса, канал булачак.
Әлегә балалар өчен каналны интернетта карап булачак. Аны сигез сәгатьле итеп эшлиячәкбез. Дүрт сәгате – үзебезнең көч белән әзерләнгән тапшырулар, калган дүрт сәгате – сатып алынган продукцияне тәшкил итәчәк. Тәүлек дәвамында сигез сәгать саен ул өч тапкыр кабатланып күрсәтеләчәк. Бюджет күләмен әйтә алмыйм, чөнки бу әлегә расланмаган”, диде Данил Гыйниятов.
ТНВ каналының көндәшләре бүген күп. Хәзер “Мәйдан” да, ТМТV каналлары да эшли. Аларны фон итеп кабызып куючылар шактый. Татарстан буйлап санаганда республика канналары арасында беренчелек – ТНВда, ди Гыйниятов. Ә менә казаннарның күңелен яулау авыррак бара. Урыс телле каналлар белән аудитория өчен көрәштә көндәшлеккә чыдау авыр. ТНВ тулысынча татар теленә күчсә, хәерлерәк булыр иде, дигән фикерләр күптән әйтелә. Әмма бу хакта алга китеш юк. Һәрхәлдә Данил Гыйниятов: “Бу турыда җавап бирергә вәкаләтем юк”, диде һәм 100 процент татарча сөйли торган ТНВ Планета барлыгын искә төшерде.
ТНВ каналындагы контентка күз салганда, урыс телле белән татар телле эфир вакыты 50/50 дип ышандырдылар. "Дөрес, кайчак урысча эфир артып та киткән очраклар була", дип әйтте Данил Гыйниятов.