Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлекчәсе Екатеринбур бүлекчәсе хезмәттәшләре белән Әлмәт районында Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык төркемендә катнашуда шикләнелгән Шәрифбәк Шоевны тоткарлаган. Бу хакта ФСБның җәмгыять элемтәләре үзәге хәбәр итә.
“1978 елгы Русия ватандашы Шоев Шәрифбәк Шоди улы тоткарланды. Ул Җинаять кодексының 208 маддәсе нигезендә кылынган җинаятьләрдә шикләнелә”, дип яза ТАСС ФСБның матбугат үзәгенә таянып.
ФСБ мәгълүматларына күрә, Шоев 2013 елны Сүриядә булган, "Ислам дәүләте" оешмасы сугышчылары арасында әзерлек узган һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан. 2016 елда ул Русиягә кайта дип белдерелә. Әлеге вакытта Шоев Екатеринбурга озатылган. Моңа кадәр ул шунда яшәгән булган.
Шоевның гаебен дәлилләгән очракта, аңа биш елдан ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янарга мөмкин.