Уфаның чәчәннәр (башкортча сәсән) мәктәбендә бүген 50ләп бала сүз осталыгына өйрәнә. Әлеге мәктәп җитәкчесе Разалия Солтангәрәева әйтүенчә, республикада милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне аңлаган һәм киләчәктә үстерердәй чәчәннәрнең яңа бер буыны үсеп килә. 4556 юлдан торган "Урал батыр" дастанын яттан сөйләгән 30дан артык бала булуга да куаныч белдерә ул. Мәктәпкә йөрүче балалар башкортларның борынгы тарихын өйрәнә, күренекле чәчәннәрнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша.
Уфада Русия күләмендә чәчәннәр бәйгесе узу да Башкортстанда чәчәнлек үсешенә этәргеч бирде. 23-24 октябрь узган бу чарага Башкортстаннан, Русиянең төрле төбәкләреннән 60тан артык сүз остасы җыелды. Кыргызстан, Финляндия вәкилләре дә бар иде.
Чәчән – сүз остасы, күңелендә туганны шигъри юлларга салучы шагыйрьнең киң таралган исеме. Чәчән – халык шагыйре һәм җырчысы. Башкорт ырулары, кабиләләре бер халык булып оешканда чәчәнлек сәнгате чәчәк ата дип белдерә Солтангәрәева.
Башкорт халык иҗатында чәчәнлек традицияләре буыннан-буынга тапшырылган һәм шул рәвешле чәчәнлек мәктәбе барлыкка килә. Башкортстанда чәчәнлек дәүләт күләмендә багылган милли үзенчәлек, дәүләт бюджетыннан аны үстерү өчен акча да бүленә.
Солтангәрәева фикеренчә, чәчән сүзе "чәчү"дән – кешеләр аңына яхшылык чәчү, ягъни яхшылык тарату дигән төшенчәдән килеп чыккан булырга мөмкин. Чәчәннәр дәвалау, күрәзәчелек көченә ия булган кешеләр дип тә белдерә ул. "Башкорт әдәби теле барлыкка килүдә һәм дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелүдә чәчәннәрнең өлеше бик зур" дип өсти.