Accessibility links

Казаннар "Ил-Ат" сынын Бауман урамында урнаштыру өчен тавыш бирде


Ил-Ат сыны моделе
Ил-Ат сыны моделе

Интернетта тавыш биргән казаннарның күпчелеге "Ил-Ат" дип аталган сынны башкаланың Бауман урамында урнаштыруны яклап тавыш бирде.

Халык фикерен сорашу 14 ноябрьдән 14 декабргә кадәр Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында барды. Тавыш бирүчеләрдән сынның кирәклеге һәм, кирәк булган очракта, аны урнаштыру урынын сайлауны да сорадылар, моның өчен ике вариант тәкъдим ителде.

Беренчесе – Бауман урамында метроның "Кремль" тукталышыннан чыга торган ишек каршында. Әлеге ишек һәрвакыт ябык тора, аннан кеше йөрми. Икенчесе – Татарстан Фәннәр академиясе бинасы янындагы скверда, метро тукталышыннан Болакка таба чыккан җирдә. Бу ике вариант өчен дә бертигез диярлек санда тавыш алынган. Фикер белдерүчеләрнең 50,9 проценты Бауман урамында Фәннәр академиясе каршында дип җавап бирсә, 49,1 проценты сынны "Кремлевская" метро станциясе янындагы күзәтү мәйданчыгында күрергә теләвен белдергән.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә "Ил-Ат" сыны аны коерга акча табылгач урнаштырылачак дип аңлаталар.

"Ил-Ат" композициясенең авторы, Финляндиядә яшәүче татар сынчысы Рафаил Сәйфулин үз иҗат җимешенең туган якка мәхәббәтне чагылдыруын белдерде. "Ат үзенең сыртына кечерәйтелеп ясалган тулы бер дөньяны күтәргән – менә татар кешесенең җанына кадерле авылы, авыл уртасында манаралы мәчет", диде ул.

Сын ачык төстәге җизгә ялтыравык һәм тонык итеп алтын йөгертеп ясалачак. Автор әйтүенчә, бу сын – бизәнү әйберләре эшләгәндәге кебек зур нечкәлек белән оста итеп башкарылырга тиешле сәнгать әсәре. Атның өстендә урын алачак кечкенә кеше сыннары, җанварлар, кошлар, музыка уен кораллары да бик нәфис эшләнергә тиеш.

Татар иленә багышланган һәйкәлен Казанда урнаштыруны Сәйфуллин үзе тәкъдим итте. Ул ат сыны Казан кирмәне диварлары янында басып торырга тиеш дип саный. "Белгәнемчә, ничә еллар инде башкалада Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куя алмыйлар. Шулай икән, ул һәйкәл урынында, ичмасам, минем атым булса да торсын! Ат калканнарга басып торачак. Калкан – дәүләтне саклау символы. Безнең үзебезне яклап көрәшкәнебезне күрсәтәчәк. Бу калканнарга һәйкәл янына ял итәргә килгән балалар басып йөри алачак", дип сөйләгән иде Азатлыкка Рафаил Сәйфуллин.

XS
SM
MD
LG