Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк сабагы: Казан Мәскәүгә акча җибәрүен туктатып торсын


Татфондбанк
Татфондбанк

Татарстан килеп туган вазгыятьтә Мәскәүдән ярдәм көтмәсен. Донор республика салымнарны бераз түләмичә дә тора ала. Татфондбанкны коткарыр өчен Казан Мәскәүгә акча җибәрми торсын.

Татарстан һәм аның тирәсенә елышкан халык пошаманга калды. Татфондбанк халыкка акча түли алмый. Татинвестбанк, Ак Барс Банк, Акибанк, Интехбанк тирәсендә дә имеш-мимешләр таралды. Татарстан җитәкчелеге инкарь итсә дә, халык бу банклардагы акчалар да янар дип көтә. Тырышып эшләргә, тыйнак кына тормыш корырга теләгән Татарстанның банк системасында куркыныч вазгыять килеп туды.

Шул ук вакытта акча аз булуына сылтап мәктәпләр, авылдагы халыкка ярдәм хезмәтләре ябыла. Хәтта, пропаганда чыганагы булган, хакимиятне яклап торган матбугат та кысыла. Менә Интертат.ру ябыла, "Ялкын" белән "Сабантуй" да берләшә икән дигән сүзләр дә таралган.

Акча юк. Булганын да банктан алып булмый. Ничек котылып була? Русия сәясәтчеләре авызыннан "Шәймиев – Татарстанны бәрелешләрдән, Русияне таркалудан саклап калган кеше" дигән фикерләр дә ишетелгәли. Бүген Мәскәү үзе Казанны коткарса яхшы булыр иде. Тик Татарстан Русия бюджетыннан ярдәм кайтканын көтми кебек. Үзебезгә тырышырга туры киләчәк.

Донор булган Казан Мәскәүнең барлык акылсыз проектларын да түләп бара. Түрәләрнең генә түгел, империячел халыкның азган нәфесен дә Татарстан нефте һәм салымнары тәэмин итеп тора. Без – түләүчеләр. Безнең хисаптан башка төбәкләр генә яшәп калмый, илдә акылсыз пропаганда да алып барыла, әйтик чит илләргә, сүз, вөҗдан ирегенә, кеше хокукларына каршы дошманлык хисе тудырыла.

Татар халкы үзеннән көлүче депутатларны, империяче бушбугазларны, түрәләрне үзе түләп ашата. Төрки, мөселман яки һуманистик илләргә каршы алып барылган шикле сәясәтне үзе түләп бара. Украина һәм Сүрия тирәсендәге сәясәт, Урта Азиядәге диктатураларны яклау, хәтта хәерче Кубага яки ялкау Грециягә карата хәерхаклык та Татарстан кесәсеннән түләнә. Кавказны тотып тору да безгә арзанга төшми.

Менә шуңа күрә Татарстан үзеннән киткән акчаның Мәскәүдән тамчылап кына кире әйләнеп кайтканын көтмәсен иде. Ул бары тик аны бераз түләмичә дә тора ала кебек. Шул керемнәргә Татарстан банкларда мөлкәтен яндыручыларны коткарсын. Банк системасы коткарылганнан соң күз күрер, ничек булса да Татарстан Мәскәүгә бурычлы калмас иде әле. Казан үзе өчен дә, башкалар өчен дә өстәп түләргә өйрәнгән бит. Без – талаучылар түгел, без – бирүчеләр.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG