Хәбәрләргә караганда, Кировта танылган эшмәкәр, корал җитештерүче "Молот-Армз" оешмасы җитәкчесе, Киров өлкәсе Канун чыгару җыелышының алтынчы чакырылыш депутаты Равил Нургалиевкә җирле татарлар мөрәҗәгать итеп, аңа өлкәдә Татар конгрессын оештырырга һәм аны җитәкләргә тәкъдим иткән.
Нургалиев өлкәдә үтә торган милли чараларга, Сабантуйга, "Кояш" ансамбле эшчәнлегенә, мәчетне яңартуга, җирле "Ак калфак" оешмасына ярдәм итеп килә, шуңа да җирле татарларның аны сайлавы очраклы түгел, диелә Шәмсия Хәлимова авторлыгы белән Азатлыкка килгән хәбәрдә.
Активист Хәлимованың шул ук темага багышланган һәм Нократ Аланы газетасында чыккан мәкаләсендә "...хәзер эшләүче оешмалар төбәк статусына гына ия, аларның берсе дә төбәк дәрәҗәсендә эшли белми, шуңа күрә алар куйган проблемнар да хәл ителми, җирле Татар конгрессын төзү мәсьәләсе өлгереп җитте" дип аңлатыла.
Шул уңайдан ул Нургалиевтан интервью алып, аның уй-фикерләре, планнары турында сораша. Эшмәкәр һәм депутат Нургалиев башта бу тәкъдимнең көтелмәгән булуын әйтә, әмма баш тартмый, "татарлар алдында торган барлык проблемнар белән мин таныш", дип белдерә. Аның әйтүенә караганда, Киров өлкәсе Татар конгрессын ул хәзер эшләп килүче татар оешмалары вәкилләреннән торган Иҗтимагый шура төзеп, шул рәвешле барлык татарларны берләштереп алып барырга җыена.
Татар оешмалары әлегә яңа Татар конгрессына керергә теләми
2013 елдан бирле Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә эшләүче Татар мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы башлыгы Рәүф Фәсхетдинов үзенең һәм өлкәдәге татар мохтариятенең Нургалиевкә Татар конгрессы төзү тәкъдимен ясамаганлыгын белдерде.
Нургалиевкә Киров татарлары исеменнән кемнең мөрәҗәгать итүен ул белми. Фәсхетдинов Азатлыкка яңа оешмага керергә җыенмавын, гомумән, аны оештыру кирәклеген күрмәвен дә әйтте.
Киров татарларын, җирле Татар конгрессына камчылап куып кертеп, берләштереп булмый
"Без өлкәдә эшләүче тагын бер оешма - төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте белән, үзара гел элемтәдә торып, чараларыбызны бер-беребез белән килешетреп, уртак эш алып барабыз. Шәмсия Хәлимованың бу башлангычны нигә күтәрүен аңламыйм, ул безнең белән сөйләшми. Киров татарларын, җирле Татар конгрессына камчылап куып кертеп, берләштереп булмый", ди Фәсхетдинов.
Фәсхетдинов Киров өлкәсе татарлары тормышында бу үзгәрешләрне өлкә хөкүмәтенә эчке һәм мәгълүмати сәясәт өчен җаваплы яңа министр килү белән бәйли. Аның сүзләренчә, яңа оешма төзеп хакимият вәкилләре җирле татарларны Татарстан тәэсиреннән арындырырга тели.
Хәзерге вакытта, Фәсхетдинов әйткәнчә, ул җитәкләгән оешма Татарстанның мәгариф министрлыгы белән гел элемтәдә торып районнардагы татар мәктәпләре, балалар бакчалары өчен татар дәреслекләре, әсбаплар ала, Татарстанның мәгариф, мәдәни програмнарында катнаша. Әлеге татар мәдәни-агарту оешмасы башлыгы да, Киров өлкәсенең Малмыж районында урнашкан өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе дә Татарстандагы бөтен зур чараларга чакырулы, Казан җыеннарында гел катнашып тора.
Кировта урнашкан "Яшьлек" татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Шакирҗанов та, Азатлык соравына җавап биргәндә, яңа Татар конгрессын оештыру турында Нургалиевкә мөрәҗәгать итмәвен һәм гомумән бу хакта ишетмәвен белдерде.
Ул Азатлыкка: "анда керергә уйламыйбыз, хәзерге мохтарият белән дә яхшы мөнәcәбәттә " дип әйтте.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләре белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев Киров өлкәсендә Татар конгрессы оешу турында сүзләрне ишеткән. Ул моңа кадәр уңышлы эшләүче ике татар оешмасы белән хезмәттәшлек итүен сөйләп, шуларга өстәп өченче оешма төзелүен хупламады.
Нократ татарлары Татарстанга тартыла
Элегрәк Нократ татарлары Казан белән мәдәни багланышлар корып кына калмыйча, хәтта республикага кушылу теләген дә белдергән иде. 2014 елда активист Дамир Гайфуллин, Нократ Аланын Татарстанга кушу мәсьәләсендә җирле референдум үткәрү тәкъдимен күтәреп чыкты һәм әле дә ометен өзми.
Нократ татарлары Казан белән мәдәни багланышлар корып кына калмыйча, хәтта республикага кушылу теләген дә белдергән иде
Ул ВКонтакте челтәрендә ачкан төркемдә, бу мәсьәләне әледән әле күтәреп тора. Киров өлкәсе һәм Татарстанда бу хакта күп фикер алышулар, мәкаләләр, белдерүләр булганнан соң, мәсьәлә 2015 елның февралендә Нократ Аланында милләтара мөнәбәтләрне җайлауга багышланган рәсми җыелышта каралу дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитте, әмма аннан ары узмады. Нократ Аланы җирле газетларының берсе, тәртип саклау оешмаларындагы чыганакларга таянып, Гайфулинның экстремистлык гаепләве белән җаваплылыкка тартылуын хәбәр итте.
Киров өлкәсе татарларының Татарстанга тартылуына җирле хакимиятләрнең мөнәбәте турында Дамир Гайфуллин күп сөйли алыр иде, әмма ул Азатлык сорауларына җавап бирүдән баш тартты.