Accessibility links

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар Путин өчен видео төшергән


Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар Русия президенты Владимир Путинга Mannequin Challenge стилендә видео төшерүнең максаты – Татарстанда кече эшмәкәрлекне җирләүне күрсәтү, ди.

Дүшәмбе социаль челтәрләрдә Русия президенты Владимир Путинга Mannequin Challenge стилендә төшерелгән видео-мөрәҗәгать дөнья күрде. Видео былтыр 30 декабрьдә Казандагы "Миллениум" күпере астында төшерелгән.

Чараның максаты – Татарстанда кече эшмәкәрлекне җирләүне күрсәтү, ди оештыручылар. Видео "каһарманнары" арасында "ТФБ мөштәриенә сәдакә бирегез" дип язылган такта тотып җирдә ятучы ир кеше, өстенә ипи белән су тотып торучы хатын-кыз, асылынырга маташучы ир, чалгы тоткан газраил, кабер казучылар, "Татарстанның кече бизнесы" дип язылган кызыл табут күтәргән өч ир һәм тезләнеп торучы бер хатын бар. Ахырдан "Владимир Владимрович! Безгә санатор бирегез! Татарстанда кече эшмәкәрлекне үтермәгез!" дигән язу чыга.

Баштарак видеоны Арча зираты һәм Подлужная урамында төшерергә җыенганнар. Ләкин аларны полиция туктаткан. Аннары активистлар Казансу елгасы буенда күпер астын сайлаган.

Дүшәмбе шулай ук Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучыларның пикет һәм митинг уздырырга җыенулары билгеле булды.

XS
SM
MD
LG