Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Башкортстанда мәктәпкә урман аша җәяү йөрүче укучыларны автобус белән йөртүгә ирешкән


Башкортстанның Иглин районы прокуратурасы Октябрь авылы балаларын күрше авыл мәктәбенә автобус белән йөрттерүгә иреште. Моңа кадәр укучылар мәктәпкә урман һәм тимер юл аша җәяү йөргән.

Башкортстанның Иглин районы прокуратурасы тикшерүеннән соң Октябрь авылы укучыларын күрше Көзәй авылы мәктәбенә автобус йөртә башлаган.

Прокуратурага бу хакта укучыларның ата-аналары мөрәҗәгать иткән булган.

Октябрь һәм Көзәй авыллары бер-берсеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан. Октябрь авылыннан җиде бала урман һәм тимер юл аша Көзәй мәктәбенә җәяү йөргән. Мәктәптә ике автобус булуга карамастан, елъярым дәвамында балаларны автобус белән йөртү оештырылмаган, чөнки автобус йөртүче булмаган. Прокуратура мәгълүматларына караганда, мәктәп мөдире автобус йөртергә кеше эзләмәгән дә.

Прокуратура тикшерүеннән соң укучылар автобуста йөри башлаган, ә мәктәп мөдире дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган.

Узган елның ноябрь башында интернетта Бөрҗән районы Югары Нөгеш авылы укучыларының 10 чакрым ераклыктагы Галиәкбәр авылы мәктәбенә аю-бүредән сакланыр өчен балта тотып йөрүе турында видео пәйда булды.

Видео зур шау-шу куптарып, яңалыкны Русия һәм чит ил матбугат чаралары язып чыкканнан соң бер укучының әнисе балаларны мәктәпкә автобуста йөртергә вәгъдә бирүләре турында хәбәр итте.

Әлеге вакыйгадан соң Уфа журналистлары балта тотып флэшмоб оештырды, ә эшмәкәрләр Бөрҗән укучыларын сурәтләгән сувенирлар чыгара башлады.

XS
SM
MD
LG