Депутат сүзләренчә, әлеге карарга ул якшәмбе Казанда йөк машиналары йөртүчеләренең митингыннан соң килгән.
Канун өлгесенең аңлатма язуында "Платон" ситемының юлларны төзекләндерү өчен акча җыюны арттыру максаты тормышка ашмады", диелә.
Прокофьев шулай ук әлеге систем йөк ташучы ширкәтләргә дә зыян сала ди. "Нәтиҗәдә транспорт хезмәтләренә бәяләр арта, үз чиратында бу башка тауарларга да бәя артуына китерә", диелә аңлатма язуында.
Коммунистлар фикеренчә, "халыкның каршылык митинглары аннан баш тартырга кирәклеген күрсәтә".
Прокофьев билгеләп узуынча, әлеге канун өлгесен кабул итү дәүләт казнасыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк.
Канун өлгесен башта Татарстан Дәүләт шурасы караячак. Әгәр ул хупласа, документ Русия думасына җибәреләчәк.
Авырлыгы 12 тоннадан артык булган йөк машиналарыннан юлларда йөргән өчен акча җыю системына каршы Русиянең күп шәһәрләрендә ризасызлык чаралары уза.
2 апрель Казанда да Дәрвишләр бистәсендә 200дән артык машина йөртүче – кече һәм урта бизнес вәкилләре "Платон" системына каршы митингка җыелган иде. Чарада катнашучылар Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә резолюция кабул итте.