20 апрель Башкортстан хөкүмәте Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары алдында 2016 елгы эшчәнлеккә хисап тотты. Анда төп чыгышны республика башлыгы Рөстәм Хәмитов ясады. Премьер-министр Рөстәм Мәрданов исә Хәмитов хисабын саннар һәм мисаллар белән тулыландырды.
Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, узган ел хөкүмәт асылда икътисади көрчектән чыгу максатында 29 млрд сумнан күбрәк акча тоткан. Шуның 8 млрд сумнан күбрәге социаль мәсьәләләрне хәл итүгә киткән.
Мәрданов республикада халыкның гомер озынлыгы 70тән 71 яшькә җитүен әйтә. Шул ук вакытта ул бу юнәлештә республиканың күрше төбәкләрдән калышуын да таныды. Мисал итеп Татарстанны китерде, анда уртача гомер озынлыгы 74-75 яшь диде ул.
Депутатларның берсе – Рөстәм Әхмәдинуров хөкүмәт җитәкчесеннән республика халкының керемнәре азаю, кешеләрнең күпләп читкә китүе, туымның кимүе, гомумән, күрше төбәкләрдән артта калу сәбәпләрен аңлатуны сорады.
Быел байтак уңай үзгәрешләр булачак, туым да артачак
Рөстәм Мәрданов артта калуның сәбәпләренә киң җәелеп тормыйча, быел байтак уңай үзгәрешләр булачак, туым да артачак дип ышандырды. Әхмәдинуровның соравына республика башлыгы Рөстәм Хәмитов та җавап бирде.
"Безгә беркемне дә куып җитү шарт түгел. Республикабызның үсеш дәрәҗәсе башкалардан ким түгел. Күп кешеләр Башкортстанны Татарстан белән чагыштырып күрсәтергә ярата. Әмма анда башка икътисад. Аларның бар милке үзләрендә калды", ди Хәмитов.
Хәмитов әйтүенчә, 2016 елга республика бюджеты 10 миллиард сум дефицит белән кабул ителгән булса, чынлыкта ел 10 миллиард профицит белән тәмамланган.
Хөкүмәт хисабында яңгыраган мондый саннарга карата бәйсез белгечләрнең дәгъвалы белдерүләре дә пәйда була башлады.
Сәясәт белгече Азамат Галин республика бюджеты үтәлешенә карата шиген белдерә. Бюджет 10 миллиард сум дефициттан нәрсә исәбенә, киресенчә, 10 миллиард профицит белән төгәлләнгән дигән сорау бирә ул. Үзе үк җавап та бирә ул. "Ниндидер чыгымнар киметелгән һәм ясалма профицит килеп чыккан", дип исәпли Галин.
Рөстәм Хәмитов 4 апрель икътисади үсеш министрлыгының еллык җыелышында Башкортстанның авыл җирләрендә хәлләрнең шәптән булмавын, халык эшсезлектән читкә китү сәбәпле, кайбер районнарга муниципаль берәмлек буларак бетү куркынычы янавын белдергән иде.