Accessibility links

Кыргызстанның элекке президенты улына өченче гомерлек төрмә хөкеме чыгарылды


Максим Бакыев
Максим Бакыев

Бишкәкнең Первомайский районы мәхкәмәсе Кыргызстанның элекке президенты Корманбек Бакыевның улы Максим Бакыевны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул коррупциядә һәм акча юууда гаепләнә.

Илдән качкан Максим Бакыевка читтән торып өченче тапкыр гомерлек төрмә хөкеме чыгарылды, дип яза Tazabek порталы.

Моңа кадәр 2014 елның октябрендә шул ук мәхкәмә Бакыевны "Азияуниверсалбанк" (АУБ) банкыннан акчалар чыгару эше нигезендә гомерлек төрмәгә хөкеме иткән иде. Тикшерү версиясенә караганда, Бакыев үзенең финанс киңәшчесе Евгений Гуревич һәм АУБ идарә рәисе Михаил Надель белән 2010 елда банктан ике миллиард сом урлаган (2010 ел курсы белән 50 миллион доллар).

2014 елның апрелендә Максим Бакыевка бизнесмен Шон Дейлины үтерергә теләве өчен гомерлек төрмә хөкеме чыгарылган иде. Шундый ук хөкем карары Кыргызстанның элекке президентының абыйсына да чыгарылды. Корманбәк Бакыев исә 25 ел төрмәгә хөкем ителде.

Максим Бакыев Лондонда яши. Интерфакс мәгълүматларына караганда, ул анда сыену хокукы алган.

2010 елда Кыргызстанда чуалышлар нәтиҗәсендә хакимият алышынды, Корманбек Бакыев гаиләсе белән илдән качып китте. Ул хәзер Беларуста яши. Мински аны Кыргызстанга тапшырудан баш тарта.

XS
SM
MD
LG