Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конфедерацияләр беренчелеге көннәрендә Казанда өч кенә урында митинг уздыру рөхсәт ителде


Татфондбанк мөштәриләре митингта
Татфондбанк мөштәриләре митингта

Казан башкарма комитеты Конфедерацияләр беренчелеге белән бәйле булмаган митинглар һәм башка халык җыеннары уздыру өчен өч кенә мәйдан бүлү турында карар чыгарды.

Митингларны Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае каршында, Петров паркында һәм Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда уздырырга мөмкин булачак.

Митинглар ике сәгатьтән артыгракка сузылмаска һәм аларда катнашучылар саны 150дән артмаска тиеш. Чикләүләр 1 июньнән 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Карарга ярашлы, әлеге чикләүләр митингларга, пикетларга һәм йөрешләргә кагыла. Мондый чараларны иртәнге сәгать җидедән кичке бишкә кадәр генә уздырылырга мөмкин.

Март башыннан бирле Казанда митинглар атна саен диярлек узып торды. Петров паркы янында банкротка чыккан банклардан акчаларын ала алмаучылар, чүп яндыру корылмасына каршы булучылар митингларга чыкты. Дәрвишләр бистәсендә "Платон" системына каршылар җыеннары узды. Банк мөштәриләре һәм фатир алам дип алданучылар митингларына 300дән артык кеше җыелган иде.

XS
SM
MD
LG