Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади үсеш министрлыгы Русиядә алдагы 20 елда пенсияләр артмас дип фаразлый


Алдагы 20 елда Русиядә пенсияләр артуы көтелми. Бу хакта Русия икътисади үсеш министрлыгы фаразында белдерелә.

Министрлык фаразларына караганда, 2022 елга кадәр пенсиянең реаль күләме кимиячәк, дип яза Ведомости. 2035 елга пенсия күп дигәндә 2,5 тапкырга артачак. Бүгенге акча бәясенә күчергәндә ул 13 мең сум тирәсе генә булачак. Эшләүче кешеләргә пенсияләрен арттыру каралмый.

Фаразда пенсия яшен арттыру турында да әйтелә. Ирләр - 65 яшькә, хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләргә тиеш булачак.

Шул ук вакытта 2026 елга икътисад үсеше 3,5 процент тәшкил итәр, дип көтелә. Министрлык мәгълүматларынча, халыкның реаль керемнәре 2013 ел дәрәҗәсенә җитәчәк.

Алдагы 20 елда Русия стагнациядән чыга алмаячак дип икътисади үсеш министрлыгы былтыр ук белдергән иде. 2014 елдан бирле илдә пенсиянең җыелма өлешен формалаштыру өчен мораторий гамәлдә.

XS
SM
MD
LG