Татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл Казанның Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында, Кабан арты мәчете янында урнаштырылган. Аның тантаналы ачылышы булмады, тирә-ягы да әлегә тәртипкә китереп бетерелмәгән. Узып йөрүчеләр һәйкәлнең кем истәлегенә куелуын белми. Татар шагыйренең туганнары исә Такташны танымый һәм һәйкәлнең ничек ясалганыннан да, урнаштырылган урыннан да канәгать түгел. Алар, Такташ туганнарының теләкләре исәпкә алынмады, дип түрәләргә үпкә белдерә.
Татарга эконом-класс һәйкәле дә ярый
Әдәбият галиме, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова – Һади Такташ туганы. Такташның икенче хатыны Гөлчирә ханымның кызы – Эльвира Кудрецкая. Миләүшә ханым – аның улы галим Айдар Хәбетдиновның хатыны. Миләүшә ханым Такташка һәйкәл кую турында сөйләшүләр ике дистә ел элек башланганын әйтте.
Һәйкәлне кабул итәрлек түгел иде, әмма тавыш күтәрмәдем
"Һәйкәл кую турында сөйләшү моннан 20 ел элек үк башланган иде. Ул чактагы мәдәният министры Зилә Вәлиева әни (каенанасы, радиожурналист Эльвира Кудрецкая) белән Казан урамнарын гизеп һәйкәлгә урын билгеләде. Шуннан бирле сузылган бер мәсьәлә ул. Һәйкәл авторы – сынчы Асия Миңнуллина белән очрашу дүрт ел элек аның остаханәсендә булды. Һәйкәлне кабул итәрлек түгел иде, анда Такташ образы бөтенләй чагылмаган. Асия Миңнуллина миңа ретушланган фотолар бирделәр дип акланды. Тавыш күтәрмәдем, аңа Такташ китабын бүләк иттем, гаилә фотоларын алып килдем.
Асия Миңнуллина концепциясенә килсәк, ул Ленин калыбына салынган шагыйрьне иҗат иткән. Совет әдәбияты белән таныш булган кеше бу һәйкәлдә Ленин, революционер Павел Власов, Владимир Маяковский фигурасын таный. Ләкин без татар язучысына һәйкәл куябыз. Кайда монда Такташ рухы? Такташтан совет чорында Владимир Маяковский ясадылар. Ул инде мифка әйләнде, ә бу дөреслеккә туры килми. Гыйсъянчылык шагыйрьгә Маяковскийдан түгел, Әхмәт Ясәвидән килгән традиция. Маяковский белән тиңләштерәләр, ә чынында 1927 елдан үлгәнчегә кадәр советлар аңа беркайда да басылырга ирек бирми. Совет хакимияте аны Маяковский дәрәҗәсенә дә күтәрмәгән. Ул китапларын җәдидләр акчасына, алар типографиясендә бастырган", дип сөйләде галимә Азатлыкка. Бу һәйкәлне Миләүшә Хәбетдинова эконом-класс һәйкәл үрнәге дип атый.
"Безнең теләкләрне түрәләр исәпкә алмады"
Такташның туганнары һәйкәлнең урыны белән дә канәгать түгел. Һәйкәл өчен кулай урын Ленин бакчасы дигән фикерне әйтә алар. Такташ аңа якын урында яшәгән, ерак булмаган редакциядә эшләгән, Ленин бакчасында халык белән очрашкан, шигырьләрен сөйләгән. Әмма түрәләр үзенчә хәл иткән. Сынчылар да, түрәләр дә һәйкәлне бүгенге урынына, юллар чатына урнаштыруны трибун-шагыйрь күкрәге белән җилләрне каршы ала, дип аңлаткан. Шулай да туганнарның Такташ сынын мәчеткә һичьюгы арты белән урнаштырмагыз, кулына гәзит түгел, китап тоттырыгыз дигән сүзләрен исәпкә алган.
Бу хакта Азатлыкка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Такташның килене Рәмзия Такташ сөйләде.
Татар шагыйренә мондый һәйкәл кую – Такташны түбәнсетү
"Һәйкәлнең гипстан ясалган вариантын беренче тапкыр күрсәткәндә, мин бара алмадым, хастаханәдә идем. Икенчесендә катнаштым. Анда мәдәният министры урынбасары Светлана Персова бар иде. Янына килеп, мондый һәйкәл кую – Такташны түбәнсетү була, дидем. Ашыкмагыз, эшләсеннәр, камилләштерсеннәр, дидем. Әмма, безнең сүзләргә колак салмадылар. Очрашудан кайту белән сынчыларга 25 фото сайлап алдык. Анда Такташның портрет фотолары, күмәкләшеп төшкән фотолар бар иде. Карасыннар, өйрәнсеннәр, чорны аңларга тырышсыннар дидек. Әмма бернигә ирешә алмадык.
Эшче ботинкасы кигән, эшчегә охшаган бу сын авторларның берсе – Андрей Балашовның үзенә охшаган. Урыны белән дә килешмәдек. Мәчет каршына җиргә сын бастырып кую нинди кысаларга сыя соң? Безнең мәдәнияттә менә шундый мәнсезлек хөкем сөрә. Салих Сәйдәшев һәйкәлен ачу тантанасы искә төшә. Анда оныгы Валерий Сәйдәшев тә килде. Тик аны күрүче, телгә алучы, сүз бирүче дә булмады. Такташ оныкларына, туганнарына исә һәйкәлнең куелуы турында хәбәр биреп тә тормадылар", диде ул.
"Бу – зиратта урнаштырылган Такташ түгел"
Азатлык һәйкәл авторы Асия Миңнуллинага да шалтыратты. Ул Такташ туганнарының фикере белән килешми.
"Һәйкәлгә бәйге игълан ителде, мин бу эшкә фәкать җиңгәнгә күрә генә алындым. Кайчан булганын әйтә алмыйм, бу – күптән булган хәлләр. Хәйран гына зур бәйге булды ул. Ә бу һәйкәл моннан 3-4 ел элек әзер иде инде, быел урнаштырганнар.
Әгәр сынны зиратка әзерләсәк, без бөтен туганнарның фикерен өйрәнер, алар җаенда торыр идек. Ә бит бу шәхескә һәйкәл шәһәр урамына куела икән, монда туганнардан бигрәк, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алырга кирәк. Туганнары аңарда гыйсъянчыга караганда лирикны күрәләр. Кемдер аны татар Маяковские ди. Мин Такташ аркылы шул чорны, шушы заман шагыйрен күрсәтергә тырыштым. Аның казанышлары да, хаталары да булган. Тарихта берьяклы гына персонажлар юк бит, Такташ та күпкырлы", диде ул безгә.
Сүз уңаеннан, Миңнуллина-Балашов тандемның Казанда эшләре шактый. Гомумән, соңгы елларда Татарстан башкаласында Асия Миңнуллина, Андрей Балашов, Мәхмүт Гасыймов һәйкәлләре генә куела. Татарстан мәдәният министрлыгында аларның иҗат җимешләре генә җиңә. Әйтерсең лә бездә башка сынчылар юк.
Һәйкәлнең тантаналы ачылышы билгеле түгел
Һади Такташ һәйкәле тирәсендә аңлашылмаучанлык, туганнарының теләкләре ни өчен исәпкә алынмавы хакында сорауларны Азатлык Татарстан мәдәният министрлыгына юллады.
Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эскиз проектларының берсен дә кабул итмәде
“Һәйкәл куелу турында карар 2008 елда кабул ителде. Аның нигезендә мәдәният министрлыгы 2010 елның 8 ноябреннән 22 декабренә кадәр Һади Такташ һәйкәленә иң яхшы эскиз проектына ачык бәйге игълан итте. Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эскиз проектларының берсен дә кабул итмәде һәм иң яхшы эскиз проектына ябык бәйге үткәрергә карар кылды. 2012 елны үткәрелгән ябык бәйгедә беренче урын алган эскиз проекты комиссия тарафыннан тулаем хупланып кабул ителде.
Һәйкәлне әзерләгәндә даими киңәшмәләр үткәрелде, алар Асия Миңнуллина остаханәсендә дә узды, бирегә Такташның туганнары да чакырылды. Модель аларның төзәтмәләрен искә алып әзерләнде", дип язылган җавап хатта. Конкурста Асия Миңнуллинадан башка тагын кемнәр катнашканы да, һәйкәл ничә сумга төшкәне дә билгесез.
Министрлык һәйкәлне урнаштыру урынын Казан муниципаль берәмлеге сайлап алды дип аңлата. Һәйкәлне урнаштыру һәм тирә-юнен тәртипкә китерү эшләре Казан башкарма комитеты җилкәсендә. Урын сайланганда бу җирдән Һади Такташ урамы башлануы – төп фактор буган дип аңлаталар. Казан мэриясенең матбугат хезмәте Такташ һәйкәленә бәйле барлык сорауларга Татарстан мәдәният минстрлыгы җавап бирә диделәр. Мэриядә дә, министрлыкта да һәйкәлнең тантаналы ачылышы кайчан булачагы хакында хәбәрдар түгелләр.
Такташның мемориаль тактасы кайда?
Такташның туганнары татар шагыйренә игътибар юк дип зарлана. Бу һәйкәлне дә алар эткә ыргыткан сөяк буларак кабул итәләр. Алар сүзләренчә, Казанда Такташка бәйле истәлекле урыннарны максатчан рәвештә юк итәләр дигән хис кала.
“Чернояровский пассаж” төзекләндерелде, әмма Һади Такташ, Фатих Кәримнең мемориал такталары урнаштырылмады
"Казанда шагыйрьгә бәйле истәлекләр бар ул. Казанга беренче тапкыр килгәч, Такташ бүгенге рус ТЮЗы бинасына бара. Анда элек татар театры була, ул шунда суфлер булып эшкә урнаша. Тик анда шагыйрь турында бернинди мәгълүмат юк. Яшәү урыны “Чернояровский пассаж” бинасында була. Бу бинаны газет-журналлар редакцияләре урнашкан урын буларак беләбез. Шул ук вакытта аның иҗат кешеләренә яшәп тору өчен кунакханә бүлмәләре дә була. “Чернояровский пассаж” бинасы төзекләндерелде, әмма аның хуҗасы бу йортта Һади Такташ, Фатих Кәрим кебек шәхесләрнең эшләве турындагы мемориал тактаны яңадан урнаштыруны кирәк тапмады. Гәрчә реставрациягә алу турында килешүдә төзекләндерелгән бинага истәлек такталарын кире урнаштыру турында пункт та бар. Ике ел элек Такташны искә алу кичәсендә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бу истәлек билгеләрен кире урынына куярга сүз биргән иде. Вәгъдә әле һаман да үтәлми.
Такташка кагылышлы тагын бер урын бар иде, ул да булса, аның яшәгән йорты. Ләкин УНИКС комплексын төзегәндә бу йортны җир белән тигезләделәр. Гәрчә яңа корылма проектын 80 сантиметрга гына борасы иде һәм тарихи йорт сакланып калыр иде. Шушы йортны юк иткәндә түрәләр Такташның гаиләсенә, туганнарына, язучыларга бу бинаны төзеп бетергәч, УНИКСта Такташның мемориал бүлмәсе булдырылачак дип сүз бирде. Еллар үтә бара, УНИКС та искерде, әмма анда мемориал бүлмә һаман да юк", дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.
Аныңча, ярый әле Татар яшьләре форумы, “Калеб” яшь иҗатчылар буыны бар. Алар Такташ-фест үткәреп, шагыйрьнең хәтердә яшәвен күрсәткән. Яшьләр әдипне бу һәйкәл түгел, әсәрләре аша сеңдерсеннәр иде ди.
Азатлык Казанда яшәүчеләрдән һәйкәлнең кем истәлегенә куелуы, Һади Такташны, аның шигырьләрен беләләрме дип сорашты.
Татар әдәбияты классигы Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында ул чактагы Тамбов губернасында дөньяга килә. Һади Такташның билгеле әсәрләре — "Зәңгәр күзләр", "Кояш күктә шулай мәңге йөзәр", "Мәхәббәт тәүбәсе", "Алсу", "Үтеп барышлый", "Мокамай", "Ак чәчәкләр" һәм башкалар.