Accessibility links

Кайнар хәбәр

Традицион ислам ул – секта


Татарстан мөфтияте корылтае. 2017 ел
Татарстан мөфтияте корылтае. 2017 ел

Мөселманнарны сәясәттән читләштерү өчен дәүләт "традицион ислам" дигән фикерне уйлап чыгарды. Ул бит чын исламнан читләштерүче секта.

12 июнь Казанда Русиядәге оппозиционер Алексей Навальный штабы оештырган коррупциягә каршы митингта "традицион исламны" тәнкыйтьләгәнем өчен тоткарландым. Мин традицион ислам ул диннән тайпылган секта дип әйтә киләм. Мөселманнарны сәясәттән читләштерү һәм контрольдә тоту өчен дәүләт традицион ислам дигән фикерне уйлап чыгарды. Дәүләт дини уку йортлары булдыра, мәчетләр төзи. Тик шул традицион исламда гына торыгыз.

Дәүләт традицион ислам радикализмга каршы тора дигән булып тыныч кына ялганлап безне чын диннән аера һәм дәүләт астына тыга. Мисал өчен, арысланны тешләрен сындырып тимер читлеккә тыгып куялар, ди. Иректәге арсланнар кебек ул да яши бит. Ашаталар, җылы. Шуңа динне бүлеп-бүлеп дәүләткә буйсындырсалар, мөселманнарның иң зур җиңелүе шул булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов традицион исламга каршы булучылар – безнең дошман, ди. Мин аңа ачыктан-ачык, синең традицион исламың – ул секта, дип язам. Традицион ислам – ул чын исламны җимерү. Йомшак итеп җимерү. Традицион ислам дип баштан сыйпый-сыйпый кешеләрне диннән тайпылдыралар.

Ислам диненә караган иң шакшы әйберләр: беренче урында – традицион ислам, икенче урында – террорчылык

Имеш сезгә нәрсә җитми? Хаҗга барасыз, намаз укыйсыз, сәдака бирәсез. Бары тик сәясәткә һәм икътисадка гына кысылмагыз. Мөфтият өстән үз имамнарын төшерә дә: “Сайлагыз, сезгә беркем каршы түгел, әмма безнең намзәтләрдән сайлагыз” ди. Әмма дин ягыннан караганда, без үз арабызда белемле һәм акыллы дин әһелен сайлап алырга тиеш. Шуңа карамастан дәүләт кыса, ә мөфтият кул чаба.

Патша Екатерина II фәрманы белән булдырылган мөфтият шул замандагы асылын дәвам итә. Аның максаты – дин әһелләре итеп дөньяви дәүләт өчен яраклы кешеләрне билгеләү иде. Хәтта указында да шулай язылган. Дәүләт безнең дин әһелләрен салымнардан азат итә, милек бирә, традицион исламны яклау бәрабәренә.

Безнең ислам диненә караган иң шакшы әйберләр: беренче урында – традицион ислам, икенче урында – террорчылык. Террорчылык исламга карата ачыктан-ачык нәфрәт тудыра. Традицион исламга килгәндә, ул чын исламны эченнән җимерә.

2015 елны Русия президенты Владимир Путин Русиядә традицион диннәрнең изге китапларын (Коръән, Инҗил, Танах, Ганджур) һәм андагы язуларны экстремистик дип табуны тыю канунын имзалады. Путин бик акыллы эшләде, чөнки Коръәнне экстремистик әдәбият дип таныган булсалар, мөселманнар икегә бүленер: Коръән, Мөхәммәт пәйгамбәр сөннәте белән яшәүчеләр әзрәк санда, ә традицион ислам яклылар күбрәк санда калыр иде. Монда инде кемнең дин өчен, ә кемнең дәүләт өчен көрәшүе ачыкланыр һәм бу дәүләтне каты какшатыр иде.

Дин дәүләттән аерылган. Аерылса да, дәүләт динне читкә җибәрми, ягъни, үз кануннары белән терки һәм яшәтә. Дин генә түгел ә дин әһелләре, мөселманнар чын рәвештә дәүләттән аерылырга тиеш. Шул вакытта гына без ирекле яши алабыз. Аның өчен безгә үз сәясәтебез һәм икътисадыбыз кирәк.

Тәүфикъ Василов
Казан, адвокат

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG