Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Егермелек" саммиты башланган Һамбург урамнарында ризасызлык чаралары уза


Һамбургта глобальләшүгә каршы чыгучылар
Һамбургта глобальләшүгә каршы чыгучылар

7 июльдә ачылган "Егермелек" җыены алдыннан ризасызлык белдереп, Һамбург урамнарына антиглобалистлар чыкты. Алар "Тәмугъка рәхим итегез!" ("Welcome to hell") дигән шигар астында чыгыш ясый һәм машиналарны яндыра, полициягә ташлана.

Һамбургта җомга полиция һәм ризасызлык белдерүчеләр арасында яңа бәрелешләр булды. Шәһәр җитәкчелеге протестта катнашучылар машиналар яндыра һәм полициягә һөҗүм итә дип хәбәр итә.

Европа комиссиясе президенты Жан Клод Юнкер журналистларга "дөнья лидерлары Һамбург урамнарындагы тәртипсезлекләргә сукыр һәм чукрак булмады" дип белдерде.

Бәрелешләрдә дистәләрчә полиция хезмәткәре һәм демонстрант зыян күргән. 7 июль иртәнге якта Һамбург полициясе активистларны куып тарату өчен су сиптергечләр кулланырга мәҗбүр булды.

Каршылык чаралары Һамбургта 6 июльдә башланды. Урамнарга 13 меңләп кеше чыкты, аларның бер меңләбе битлек кигән анархистлар иде. Полиция фаразлавынча, активистлар ялларда Һамбург портына юнәлергә мөмкин. Саммит вакытында иминлек тәэмин итү өчен Германия 20 мең полиция хезмәткәре җәлеп иткән.

"Егермелек" җыены Һамбургта 7-8 июльдә уза. Бүген беренче сөйләшүләр башланды. Әйдәп баручы илләр җитәкчеләре АКШ президенты Дональд Трамп белән климат үзәреше һәм сәүдә мәсьәләләренә кагылышлы катгый сөйләшүләр уздырырга җыена, дип яза Reuters.

Җомга саммит кысаларында Дональд Трамп белән Владимир Путинның очрашуы да планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG