Хороводная урамы 50нче йорт ишегалдында узган чарада шул йортта яшәүче берничә дистә кеше һәм Казанның Калуга бистәсе мөселманнары вәкиле Мансур Кадыйров катнашты.
Йорт җыелышында катнашучыларның күпчелеге Кадыйровка мәчет төзелешенә ни өчен каршы булуларын төрле сәбәпләр күрсәтеп җиткерергә тырышты. Һәркем үз фикерен әйтеп калырга ашыкканга күрә җыен башта умарта күчен хәтерләтте.
Мәчет төзелешенә каршы булучылар иң беренче сәбәп итеп төзеләчәк мәчет белән күпкатлы йорт арасында тиешле ара булмавын һәм моның янгын сүндерүче һәм ашыгыч ярдәм машиналарына комачаулык итәчәген күрсәтте.
Башкалары үз йортлары янында урамнарның тар булуы, мәчет төзелгәч монда киләчәк кешеләрнең машиналары белән тагын да күбрәк уңайсызлыклар тудырачагы, мәчет бинасының йортны каплаячагы һәм кояш нурларының тәрәзәләренә төшмәячәге өчен борчылды.
Җыелышта яңгыраган чыгышлардан күпләрне намаз укырга киләчәк кешеләрнең куркытуы билгеле булды. Безнең йортыбыз янында экстремистлар йөриячәк, без аларның монда килүен теләмибез, дип әйтүчеләр дә табылды.
Мансур Кадыйров: "Мәчет өчен тиешле документларыбыз бар"
Казанның Калуга бистәсе мөселманнары вәкиле, мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрдән Мансур Кадыйров һәр фикергә җавап бирергә тырышса да, вакыт-вакыт аның тавышын күпчелек тавышы басып китте.
"Без мәхәлләбездә мәчет төзелсен дип ун елдан бирле җир эзлибез. Казан хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Әмма хакимият шул вакыттан бирле безгә бер урын да табып бирә алмады. Аптырагач бер шәхси җир хуҗасы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен безгә мәчет төзергә дип үз җирен тапшырды. Мәчет төзү өчен барлык кирәкле документларны җыйдык, тиешле урыннардан тиешле рөхсәтләрне алдык. Хәзер сез безгә төрле сәбәпләр белән каршы чыгасыз.
Рөхсәт алганда мәчет манарасыннан азан яңгырамаячагын һәм күрше-тирәне борчымаячагын теркәттек. Йорт белән төзеләчәк мәчет арасында канунга ярашлы ара калган. Тиешле оешмаларның рөхсәтләре дә бар. Мәчеткә керү капкалары бөтенләй икенче яктан булачак. Ике арадагы зур таш диварларны алып атып, аның урынына матур гына киртә корачакбыз. Менә хәзер чыгып карасагыз шул арага, анда хәзер дә янгын сүндерү машинасы да, ашыгыч ярдәм машинасы да үтә алмый. Чөнки сезнең үз машиналарыгыз ул араны тутырган", дип Кадыйров үз фикерләрен җиткерде.
Азатлык хәбәрчесе җыелышта яңгыраган фикерләрне тыңлаганнан соң һәр ике якның да фикерләрен кабат белеште.
Светлана Друлис: "Мин мәчеткә каршы түгел, ә йортыбыз янында гыйбадәтханә төзелешенә каршы"
Хороводная урамы 50нче йортта яшәүче һәм мәчет төзелешенә каршы чыккан Светлана Друлис үзенең мәчет төзелешенә каршы булмавын, ә үз йортлары янында санитар нормаларны бозган гыйбадәтханә төзүгә каршы булуын җиткерде.
"Кайда гына булмасын, кануни нормалар үтәлергә тиеш. Күпчелек тавышка колак салынырга тиеш. Безнең монда машиналар өчен махсус урыннар да, балалар өчен уен мәйданчыклары да, велосипед юллары да, инвалидлар өчен махсус йөрү урыннары да каралмаган. Дәүләт ни өчендер боларны булдырмый. Яңа биналар төзелгәндә барлык бу мәсьәләләр исәпкә алынырга тиеш. Без бу дөньяда тынычлыкта, барлык диннәргә дә хөрмәт белән карарга тиеш", диде ул.
Искәндәр Гыйләҗев: "Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар уйдырма сәбәпләр китерә"
Шул ук йортта яшәүче, әмма мәчет төзелешенә каршы булмаган галим Искәндәр Гыйләҗев, җыелышта мәчет төзелешенә каршы булучылар төрле дәлилләр китерүен, ләкин боларның уйдырма сәбәпләр икәнен белдерде.
"Монда имеш мәчет янында сарык суячаклар, балалар мәйданчыгы янында төрле кешеләр йөрергә мөмкин икән. Хәтта терорчылар килергә мөмкин дип сөйләүчеләр дә булды. Ләкин болар уйдырма гына. Чөнки Татарстанда дини вазгыять шактый тыныч. Мин монда төзеләчәк кечкенә генә мәчет ниндидер зур проблемнар китереп чыгарыр дип уйламыйм.
Аннан соң, тиешле рөхсәт документларын мәчет төзүчеләр сатып алган дип тә әйтелде. Әгәр мондый сүзләр әйтәсең икән, моны исбатларга кирәк, мәхкәмәгә бирсеннәр.
Янгын сүндерү, яшыгыч ярдәм машиналары үтә алмый дип әйтәләр. Әмма алар, беренчедән, хәзер дә үтә алмый. Икенчедән, мәчеткә уза торган юл башка җирдән үтә, ул безнең юл түгел. Минемчә, мәчет безнең йортка берничек тә комачауламаячак", диде Искәндәр Гыйләҗев.
Урам җыелышы барышында яклар берара уртак фикергә дә килделәр. Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар мәхәллә вәкиленә мәчет төзелешен бер атнага туктатып торырга, хакимияткә мөрәҗәгать итеп мәчет өчен башка урыннан җир кишәрлеге бүлеп бирүне сорарга һәм хакимият тиешле урынны күрсәткән очракта мәчетне шунда төзергә тәкъдим иттеләр. Кадыйров бу тәкъдимне мәхәллә халкына җиткерәчәген, үзенең моңа уңай каравын әйтте.
"Мәчет төзелсә фатир бәяләре төшәргә мөмкин"
Җыелышта яңгырамаса да, кайберәүләрнең үз фатирларын саткан очракта торак бәясенең төшү ихтималы аркасында мәчет төзелешенә каршы булулары да ачыкланды.
"Йорт янында мәчет төзелеше булганга күрә безнең фатирлар хәзердән үк арзанайды. Мин шуңа күрә төзелешкә каршы чыгам. Диндар булмаган берәү, яисә башка диндәге кеше фатирымны алырга теләсә ул тәрәзә каршында мәчетне күргәч сатып алу фикереннән ваз кичәчәк", дип берсе үз дәлилләрен җиткерергә тырышты, әмма исемен әйтергә теләмәде. Бары шушы йортта яшәгәнлеген генә әйтте.
Тик моның нәкъ капма-каршысы да булырга мөмкин, фатир алырга килгән берәр мөселман кешесе тәрәзәдән мәчетне күргәч фатирыгызны бик теләп алырга теләмәсме, дип сорагач, ул андый сатып алучыларның аз булуын әйтеп, үз фаразын исбатларга тырышты.
Җыелыш ике сәгаттән артык дәвам итте. Төгәл генә бер карарга да киленмәде. Кемнәрдер мәчет төзелешен туктату өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итергә кирәклеген әйтсә дә, күпләр мәхкәмәнең мәчет төзелеше өчен тиешле документларны биргән Казан хакимияте карарына каршы чыкмаячагын һәм моның мәгънәсез чара икәнен әйтте. Җыелыш барышында мәчет төзелешенә карата 50нче йорт кешеләре арасында имза җыю да оештырылды. Анда "каршы", "каршы түгел" һәм "битараф" дигән җаваплар тәкъдим ителде.
"Тирә-якны борчымас өчен азан тавышын урамга яңгыратмаячакбыз"
Мансур Кадыйров җыелыштан соң Азатлыкка мәчетнең мәхәллә мөселманнары акчасына төзелүен җиткерде. Мәчет төзелеп беткәч намазга киләчәк кешеләрнең машиналарын куюы өчен тиешле урын каралган. Мәчеттә урамга азан яңгырата торган рупорлар булмаячак. Без беркемгә дә комачаулык тудырмаячакбыз. Мәчет тирәсен тагын да матурайтачакбыз. Бер катлы, утыз кеше сыйдырышлы мәчетебездә дини гыйбәдәтләребезне җиренә җиткерергә телибез, дип белдерде ул.
Мәчет төзелергә тиешле җирне уратып алган диварга эленгән язуга караганда, гыйбәдәт йорты Хороводная урамы, 58 адресында, 191 шакмак метр мәйданда төзелә. ООО "ГК Канталь" төзелеш ширкәтенә мәчет төзү рөхсәте 2017 елның 4 маенда Казан башкарма комитеты тарафыннан бирелгән. Мәчет 2018 елның 31 октябренә төзелеп бетергә тиеш.
Хәбәр ителгәнчә, Казанда яшәүче Татьяна Немировская 25 июльдә Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыккан иде.