Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреальдә Сәләт аланы эшен башлады


Cәләт-Монреаль аланында катнашучылар, 3 август 2017 ел
Cәләт-Монреаль аланында катнашучылар, 3 август 2017 ел

2-12 август Канадада берничә илдән җыелган татар балалары өчен Сәләт-Монреаль аланы эшли башланды. 3 августта рәсми ачылыш чарасы үтте.

Канада ягыннан оештыруны үз өстенә алган Марат һәм Алимә Сәлахетдиновлар әйтүенчә, Казан кунаклары белән бергә Сәләт-Монреаль аланында 50дән артык кеше катнаша.

Аланга Канада, АКШ, Чехия һәм Татарстаннан татар балалары җыелды.

Сәләт матбугат үзәге белдерүенчә, Казаннан сигез кешелек оештыру комитеты, 5 сәлкеш (сәләтле кеше), 7 әйдәман килгән.

Програмда остаханәләр, лекцияләр, татар тарихына багышланган квест-уен, вокал, гитарада, курайда уйнау дәресләре, видеостудия, социаль челтәрләрдә марафоннар үткәрү, Татарстан белгечләре белән Skype аша аралашу каралган.

Алимә Сәлахетдинова
Алимә Сәлахетдинова

Алимә Сәлахетдинова әйтүенчә, бөтендөнья татар яшьләрен берләштерү максатыннан Монреальдә Сәләт аланын үткәрү тәкъдиме белән ул Торонтода Татарстан президенты белән булган очрашуда чыккан. Ире Марат белән алар икесе дә элекке сәлкешләр, шуңа да бу аланнарның берләштерү көчен беләләр. Сәләтнең рәсми сәхифәсендә Сәләт-Монреаль аланы Татарстан президенты кушуы һәм ярдәме белән үткәрелә диелә.

3 август сәлкешләр һәм кунаклар бергә җыелып Атлантик океан аръягында беренче алан ачык дип игълан иттеләр.

Берничә көн алдан Канадада яшәүче татар балалары Сәләт-Монреаль аланына багышланган җыр яздырган иде.

XS
SM
MD
LG