2017 елда Украинага керергә рөхсәт ала алмучылар саны өч мең тирәсе булган, дип яза Интерфакс Украинаның Дәүләт чиге хезмәтенә сылтанып.
Украина чик хезмәте башлыгы Петр Цигикал хәбәр итүенчә, рөхсәт бирмәүнең төп сәбәпләре - илгә керүнең максатлары нигезләнмәгән булу һәм сәяхәтнең тиешле дәрәҗәдә финанс яктан тәэминәте булмау.
Русиянең өч меңнән артык ватандашына Украинага керү бөтенләй тыела. Аларның йөзләбе - танылган артистлар һәм халыкка киң билгеле кешеләр. Күпләре Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымга канунсыз барган булган.