Һиндстан хакимиятләре, БМО бер өлешен качак дип тануга карамастан, 40 мең мөселман-роһинҗәне илдән чыгарырга җыена. Һиндстан хакимияте вәкиле Reuters-ка роһинҗәләр илдә легаль булмаган килеш көн күрә дип белдергән. Бу этник төркем ватаннары Мьянмада дини нигездә эзәрлекләүләргә дучар.
БМО вәкилләре, тоткарлаулар һәм илдән сөрүләр булмасын өчен, 17 меңнән артык роһинҗәгә таныклык бирде. БМО, халыкара хокуклар нигезендә, качакларны куркыныч янаган илгә куып җибәрү тыела дип белдерә. Әмма Һиндстан хөкүмәте ил качаклар статусы турында конвенцияне имзаламады, барлык легаль булмаган мигрантлар чыгарылачак ди.
Роһинҗә этник төркеме Мьянмада ватандашлык ала алмый. Биш ел элек мөселман азчылыгы һәм күпчелектәге буддалар белән бәрелешләр көчәйде. Октябрь аенда Мьянма хөкүмәте гаскәрләренең роһинҗәләрне үтерүе турында хәбәрләр таралды. Бу хәлләрдән соң әлеге этник төркемнең 74 мең вәкиле Бангладеш һәм башка күрше илләргә качты.