Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Халык уен коралларында уйнауны торгызу кирәк


Композитор Рәшит Кәлимуллин президент Рөстәм Миңнехановка халык уен коралын күрсәтә
Композитор Рәшит Кәлимуллин президент Рөстәм Миңнехановка халык уен коралын күрсәтә

Музыка өлкәсе вәкилләре белән очрашу вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов милли мәдәният һәм традицияләрне саклап калуның мөһимлеген белдерде.

"Бу бик мөһим миссия. Татар музыкасына ярдәм итәргә, халык уен корлларында уйнауның югалган традицияләрен торгызырга кирәк. Әгәр без моны хәзер югалтабыз икән, соңрак әлеге мирасны торгызу өчен дистәләрчә күбрәк акча тотарга туры киләчәк", ди Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта ул Казан дәүләт консерваториясенең яңартылган уку бинасында музыка өлкәсе вәкилләре белән очрашу барышында белдерде. Консерваториянең бу төзекләндерелгән бинасында халык уен кораллары һәм татар музыка сәнгате факультетлары ачылды. Очрашуда Татарстанның композиторлар берлеге һәм консерватория вәкилләре катнашты.

Бүген Миңнеханов шулай ук Татарстан композиторлары берлегенең төзекләндерелгән бинасында да булды. Әлеге бина 1906 елда төзелгән һәм М.И.Подуруева-Стахеева утары комплексына керә һәм архитектура һәйкәле санала. Татарстан һәм Русия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин президентка татарларның элек уйнаган уен коралларын - кылкубыз, саз, думбыра һәм башкаларны да күрсәтте.

Миңнеханов белән очрашуга бер көн кала Кәлимуллин Азатлыкка "бүген халык уен коралларында уйнауны торгызу, ясау, яшьләрне уйнарга өйрәтү иң җитди проблемнарның берсе" дигән иде.

XS
SM
MD
LG