Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония хакимиятләре тыелган референдумда 90 процент бәйсезлек яклы булуын белдерде


Карлес Пучдемон
Карлес Пучдемон

Каталония хакимиятләре референдумда катнашучыларның 90 проценттан артыгы бәйсезлек яклы булуын белдерде.

Каталония хакимиятләре 1 октябрьдә узган референдумда катнашучыларның 90 проценттан артыгы Испаниядән аерылуы өчен тавыш бирүен белдергәннән соң төбәк җитәкчесе берьяклы бәйсезлек игълан итү эше дәвам итәчәген белдерде.

Каталония президенты Карлес Пучдемон телевидение аша мөрәҗәгать итеп, "бу өмет һәм газап көнендә Каталония ватандашлары республика шәкелендәге бәйсез дәүләткә ия булу хокукына ия булды" диде.

"Алдагы берничә көндә минем хөкүмәтем бүгенге тавыш бирү нәтиҗәләрен Каталония парламентына тапшырачак, халкыбызның суверенлыгы шунда, парламент референдум кануны нигезендә эш итә ала", диде Пучдемон.

XS
SM
MD
LG