Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Баш секретаре Испанияне Каталония проблемын демократик юл белән хәл итәргә чакыра


Каталониядә референдум барышында полиция белән бәрелешләр
Каталониядә референдум барышында полиция белән бәрелешләр

БМО баш секретаре Антониу Гуттериш испан җитәкчелеген Каталония тирәсендәге низагны көчәйтмәскә, проблемны демократик чаралар белән хәл итәргә чакырды.

"Баш секретарь Испаниянең демократик институтлары проблемның хәл ителешен табар дип өметләнә", дигән БМОның рәсми вәкиле Фархан Хак брифинг вакытында.

Хак хәбәр итүенчә, БМОның кеше хокуклары югары комиссары Зейд Раад әл-Хөсәен Испания хакимиятеннән референдум вакытында көч куллануны "җентекле, бәйсез һәм риясыз" тикшерүне таләп итә.

1 октябрьдә Каталониянең мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, сайлаучыларның 90 проценты (2 миллионнан артык кеше) Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән.

Испания премьер-министры Мариано Рахой референдумны "канунга, хокукка һәм Конституциягә каршы килә", дип атады. Европа комиссиясе дә референдумны канунсыз дип таныды һәм Испания белән Каталонияне сөйләшүләр башларга өндәде.

Референдум вакытында испан полициясе сайлау комиссияләренең эшен туктатырга, сайлау кәгазьләре салынган тартмаларны тартып алырга омтылды. Бәрелешләр нәтиҗәсендә 963 кеше зыян күрде, диелә.

Сишәмбе Каталониядә полициянең референдумдагы гамәлләренә ризасызлык белдереп, каршылык чарасы узачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG