Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный тарафдарлары Казанда 7 октябрьдә пикет уздыруны килештергән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

4 октябрьдә Казан башкарма комитеты Алексей Навальный тарафдарларының 7 октябрьдә пикет уздыру турындагы белдерү хатына уңай җавап биргән. Пикет оппозиция җитәкчесе президент сайлавына намзәт буларак теркәү таләбе белән оештырылачак.

Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриева сүзләренә караганда, оештыручылар пикет уздыру өчен Бауман урамын килештерүне сораган булган. Ләкин анда "башка планлаштырылган чара уза", дип Ленин исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданны тәкъдим иткәннәр. Оештыручылар ризалашкан.

Пикетның максаты - Алексей Навальныйны Русия президенты сайлавында намзәт буларак теркәүне таләп итү һәм "хакимиятләрнең аның канунлы сәяси эшнәнлегенә тыкшынуына" каршы тору диелә. Чарада 30лап кеше катнашыр дип көтелә.

Навальныйның федераль штабы 7 октбярьдә бөтенрусия каршылык чарасы уздыру турында игълан итте. Үзенең сайтында оппозиция җитәкчесе кешеләр митингка ике таләп белән чыгарга тиеш дип белдерде: "сәяси көндәшлек һәм Навальныйны сайлауларга кертү".

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG