Якшәмбе Башкортстанның Сибай шәһәрендә башкорт телен яклап үткән чарага 300дән алып 500гә кадәр кеше килгән дип белдерелә. Халык шәһәрнең үзәгенә – Җиңү мәйданына җыелды.
Чарада катнашучылар башкорт теленә рус теле кебек дәүләт статусы бирү, мәктәпләрдә рус теле белән тигез күләмдә укыту, югары уку йортларында да башкорт телендә белем бирү һәм республикада ана теленнән бердәм дәүләт имтиханы булдыру таләпләре куйды.
Резолюциягә дәүләт хезмәтенә эшкә кергәндә башкорт теленнән мәҗбүри имтихан бирү, һөнәри һәм югары уку йортларына керүчеләрнең рус һәм башкорт телләрен яхшы белү таләбе куелырга тиеш дип тә язылган.
Хокук яклаучы Рамилә Саитова "Idel.Реалии"га, чара беткәч тә полиция активистларны тоткарлый башлады дип белдерә. Килештерелмәгән чарада катнашкан өчен дип гаепләнеп "Башкорт" оешмасы вәкиле Айнур Ишкильдинга, активистлар Әлфия Үзәнбаевага, Диан Демидовка, Эмиль Шәяхмәтовка, Гадел Ишморатовка протоколлар тутырылган.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.