Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бер тоннага якын Польша яшелчә-җимеше юк ителгән


Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең Башкортстан идарәлеге тикшерүләр вакытында Польшадан китерелгән яшелчә-җимеш барлыгын ачыклаган. Алар сатудан алынган һәм таптап юк ителгән.

Күзәтчелек хезмәте хәбәренчә, 842 килограмм "санкцияле" груша һәм 63 килограмм татлы борыч табылган. Алар "сатудан алынган һәм махсус техника ярдәмендә таптап, юк ителгән", диелә.

Чикләүләргә дучар булган азык-төлекне юк итү турындагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин 2015 елның июлендә имзалаган иде. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хокук яклаучылар әлеге карарны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Алар юк ителергә тиешле азык-төлекне мохтаҗларга бирергә тәкъдим итте.

31 октябрьдә эшләүче фәкыйрь русияләрнең саны турында мәгълүмат чыкты. Бу – 12,1 млн кеше, ягъни эшләүче халыкның 16,8 процентын тәшкил итә. 2016 елда Русиядә һәр алтынчы кеше үзен һәм гаиләсен тук яшәтә алмаган.

Чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итүдә Татарстан да танылу алды. Апас районының элекке прокуроры Ришат Шакиров Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер китебетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптаттырган иде. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

XS
SM
MD
LG