Милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган утырышта Рөстәм Хәмитов башкорт телен саклау фонды булдыру турында сөйләде. Бу фондны төзү турында фәрманны Хәмитов сентябрь уртасында имзалаган иде.
Фондның багучылар шурасын республика башлыгы җитәкләячәк. Фонд дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау, пропагандалау һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар булдырачак, "башкорт теле", "урыс телле", "ана телләре" дип аталган бүлекләр кергән төбәк програмы төзиячәк.
Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, фондны финанслау йөзләрчә миллион сумнар белән бәяләнәчәк.
2 ноябрьдә Уфаның Конгресс-холл бинасында Хәмитов Башкортстан башлыгы каршындагы Милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга ярдәм мәсьәләләре шурасы һәм Башкортстан халыклары ассамблеясе шурасының берләшкән утырышын уздырды.
Анда традицион конфессияләр җитәкчеләре, Корылтай депутатлары, куәт оешмалары җитәкчеләре, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, фән һәм мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты, диелә башлыкның матбугат үзәге хәбәрендә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.