27 ноябрь күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим үзенең 75 яшен билгели. Язучы Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында юбилейга багышланган “Кемне юатыйм?” дип аталган тантаналы кичәдә татар теленә кагылышлы фикерләрен җиткерде.
"Моңа кадәр биш гасыр буе, патша Русиясеннән бер тиен акча алмыйча, Тукайларны, Сәйдәшләрне, Габделҗәббар Кандалыйларны үстергән татар бүген прокурорлар ярдәмендә үз мәктәпләрен яба. Ләкин бу үтә торган эш. Мин уйлыйм, татар милләте - бөек милләт, Русиягә зур хезмәт күрсәткән татар халкы мондый түбәнлек белән беркайчан да килешмәячәк һәм татар халкы үзенә Аллаһтан төшкән юллар белән үзенең дөреслек юлларын эзләячәк, Алла боерса", дигән ышаныч белдерде язучы.
Ул шулай ук тантана кичәсенең нигә шулай аталганын да аңлатып китте. "Мин ятим үстем. Казанга университетка укырга килгәч, шигъри даирәләрдә бутала башлагач, бөтен дөньяны уяту, тынычландыру теләге сиздем. "Кайсыгызны юатыйм?" дигән цикл яздым мин үземнең көчемә түзә алмыйча. Һәм шушы юату тойгысы бүгенге көнгә кадәр мине озата килә. Язучының төп бурычы – юату гына түгел, юату өчен көрәшү, һәм кирәк вакытта көрәшнең эченә үтеп, аның энергиясенә әверелү. Татар әдәбияты, татар шигърияте бүген шушындый халәттә", диде язучы, һәм 1962 елда язылган шигырен укып үтте.
Залга чыккач халык язучыны аягүрә алкышлап каршы алды.
Көндез рәсми котлаулар вакытында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин язучыга "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
Белешмә
Айдар Хәлим 1942 елда Башкортостанның Миякә районында дөньяга килә. Әтисе сугыш тәмамланган көннәрдә Словакиядә үлеп кала, әнисе яшьли дөнья куя. Булачак язучы дүрт яшеннән ятимнәр йортында үсә. Үз гомерендә бораулаучы ярдәмчесе, урам себерүче, каравылчы, балта остасы, инженер, журналист булып эшли.
1976 елда СССР язучылар берлегенә кабул ителә. 1985 нче елда Мәскәүдә драматурглар әзерли торган ике еллык югары курсларда укып чыга. 1991 нче елда Айдар Хәлим шәһәр җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге чакыруы белән Чаллы шәһәренә күченеп килә, "Аргамак" журналының баш мөхәррире була.
Айдар Хәлим татарны яклап чыгыш ясаучы милли җанлы активист буларак танылу алды. 2014 елда Хәтер көнендәге чыгышы өчен аңа җинаять эше дә ачканнар иде. Быел октябрь аенда әлеге эшнең туктатылуы турында билгеле булды.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.