Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Сочи Олимпиадасында катнашкан тагын бер спортчы гомерлеккә спорттан читләштерелде


Илвир Хуҗин
Илвир Хуҗин

Башкортстан бобслейчысы, татар егете Илвир Хуҗинның Сочи Олимпиадасында ирешкән уңышы допингка каршы кагыйдәләрне бозу аркасында гамәлдән чыгарылды, ул гомерлеккә спорттан читләштерелде.

Халыкара Олимпия комитеты Русиянең өч бобслейчысын Сочи Олимпиадасында допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен гомерлеккә спорттан читләштерде. Әлеге спортчылар арасында Башкортстаннан татар егете Илвир Хуҗин да бар. Хуҗин катнашындагы төркем Сочи Олимпиадасында дүртенче урын алган иде. Ул тумышы белән Нефтекама шәһәреннән. Уфада яши.

Моңа кадәр Башкортстан биатлончысы Ольга Вилухинаның Сочи Олимпиадасы медальләре алынган иде, ул да гомерлеккә спорттан читләштерелде.

Халыкара Олимпия комитеты карарларыннан соң Русиянең, гомумән алганда, 11 медале алынды, аларның өчесе алтын иде. Медальләр саны һәм дәрәҗәсенә караганда, Русия беренче урыннан өченчегә төште.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG