Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Олимпия комитеты спортчыларга Олимпиадада нейтраль әләм астында катнашырга рөхсәт бирде


Русия спортчылары Олимпия комитеты җыелышында
Русия спортчылары Олимпия комитеты җыелышында

Русия Олимпия комитеты ил спортчыларына 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарында нейтраль әләм астында чыгыш ясарга рөхсәт бирде.

Әлеге карар сишәмбе узган Олимпия җыелышында бертавыштан кабул ителде.

5 декабрьдә Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнаштырмаска карар иткән иде.

Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль әләм астында чыгыш ясый алачак, диелде.

Элегрәк Русия хакимиятләре уеннарда нейтраль әләм астында чыгыш ясауга каршы иде. 11 декабрьдә Русия спортчылары нейтраль әләм астында чыгыш ясарга әзерлеге турында белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG