Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар халкы гомер-гомергә "театр уйнаган"


Актаныш районы Киров авылы халык театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен күрсәтә
Актаныш районы Киров авылы халык театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен күрсәтә

12 декабрь Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау өлеше үтте. Өченче турга узган 21 халык театрына төрле номинациядә бүләкләр тапшырылды. Гран-прига лаек булган Актаныш районы Киров авылы халык театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен күрсәтте.

"Алар тел һәм мәдәният инкубаторы, әмма үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ". XVII "Идел-йорт" халык театрлары фестивален йомгаклау тантанасында шундый фикер яңгырады. Быел фестивальдә барлыгы 100 спектакль күрсәтелгән, шуларның 21е финалга үткән. Гран-прины Актаныш районы Киров авылы халык театры алды. Бу – театрга автобус бирелү һәм Татарстан президентының 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләгенә лаек булу дигән сүз.

Ни өчен халык театрларына шулкадәр дикъкать бирелә cоң? Моның сәбәпләре арасында иң мөһиме – авылларга да үтеп кергән урыслашу шаукымын туктатырга омтылу. Өстәвенә президент програмы нигезендә салынган яңа клубларны да эшләтеп җибәрәсе бар бит әле.

"Идел-йорт"ның жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, монда бернинди дә кыенлык юк дип саный. Аныңча, татар халкы гомер-гомергә "театр уйнаган", пьесаны да әсәр итеп тәмләп укый белгән:

Наил Дунаев (у) халык театры актерына мастер-класс күрсәткәч
Наил Дунаев (у) халык театры актерына мастер-класс күрсәткәч

– Театрларның хөррияте совет вакытына туры килә дисәк тә, ялгыш булмас, мөгаен. Ул чакта һәр сәнәгать оешмасының, хуҗалыкның, авылның үз театры бар иде. Үзгәреш еллары килеп, колхоз-совхозлар таралгач, бу эш тә туктабрак калды. Ләкин халык күңелендә “театр уйнау” теләге барыбер калган икән. Әз генә мөмкинлек булуга халык театрлары җанланып китте. Болар арасында иң-иңнәрен сайлап алу алай җиңел булмады. Шунысына сөенәм, бер генә театр да бүләксез калмады.

Наил абый халык театрлары уңышына сабыйларча шатлана. Хәтта сәхнә артында актанышларга тулы бер мастер-класс та оештырып җибәрде. Менә шундый ихлас ярдәмчеләре дә бар халык театрларының, шул ук вакытта, аларга өстән караучылар да юк түгел. Бусы – театр тәнкыйтьчесе, “Идел-йорт” фестиваленең жюри рәисе Нияз Игъламов фикере:

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

– Халык театрлары күп нәрсәгә кытлык кичерә. Ләкин сәләтләре белән алар бу кимчелекләрне дә җиңеп чыга ала. Шулай да кайбер спектакльләр миңа ошамады. Беренче төп проблем – әлеге дә баягы материал сайлауга кайтып кала. Әгәр син урта куллы әсәр аласың икән, спектакльнең уңышлы булуы икеле. Көчле, профессионал режиссер уртакул әсәрдән дә ни дә булса китереп чыгара ала әле ул, халык театрында бу эш бик четерекле. Шуңа күрә аларга әсәр сайлаганда талымлырак булырга киңәш итәр идем.

Мин халык театрларының күплегенә шаккаттым. Актанышта гына да иллегә якын театр бар икән. Бу бит проблемнар чиктән ашкан заманда. Үзегез беләсез, бүген тел мәсәләсе кискен тора. Шуңа күрә Ходай биргән менә бу күренешне, халык театрларын телне саклауда файдаланырга кирәк. Алар безнең беренче ярдәмчеләрбез. Шуңа күрә бу коллективларга да игътибарлы булсак иде. Юкса без, нәрсә инде ул халык театры, дип борын җыерырга күнегеп беткәнбез икән. Халык театры бит әле ул академия театрларына актер әзерләү инкубаторы да. Нәкъ менә шундый җирләрдә үскән профессионал актерның теле чиста була да инде. Тел мәсьәләсе театрларда да зур проблем хәзер.

Тел җәһәтеннән махсус номинация дә булдырылган. Бу турыда Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде:

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

– Татарстанда барлыгы 173 халык театры бар. Быел шулардан 100е фестивальдә катнашты. Шушы 100 спектакльнең 21е өченче турга узды. Алар 5-21 ноябрьдә Казанның “Юность”, Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарайларында 26 мең тамашачы җыйды. Шунысы сөендерә – коллективлар тулы залларга уйданы. Бу инде фестивальнең дәрәҗәсе театрлар арасында да, халык арасында да арта дигән сүз.

Шул нисбәттән ел саен фестиваль барышында нинди дә булса театр бинасында семинарлар оештырабыз. Быел рус ТЮЗында укулар барды. Аның тәэсире спекаткль барышында ук сизелде. Киләсе алда режиссерлар “Нәүрүз” фестиваленә чакырылды. Болар барысы да аларга ярдәм. Алар инде хәзер оста итеп сәхнә кора, грим сала белә.

Халык театрларына бүген телне саклау җәһәтеннән зур җаваплылык йөкләнгән. Шуңа күрә быел “Тел, лөгать, фикер” дигән махсус номинация дә булдырдык. Монда саф, матур, татар телендәге иң яхшы спектакль билгеләнде. Бу номинациядә Арча театры җиңеп чыкты.

Арча районыннан 11 яшьлек артист Гөлүсә Әхмәтова
Арча районыннан 11 яшьлек артист Гөлүсә Әхмәтова

Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, быел фестиваль үткәрү өчен республика бюджетыннан 1 миллион 170 мең сум акча күләмендә акча бүлеп бирелгән. Моңа өстәп президент Рөстәм Миңнехановтан гран-при алган коллективка 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. Беренче урын алган театр коллективына 100 мең сум, икенче урын алучыларга 75шәр мең сум акчала бүләк бирелә. Моннан тыш билгеләнгән һәм 15 номинациядә җиңүчеләр дә бүләксез калдырылмый.

Берничә ел элек Актаныш халык театры “Кыз урлау” спектакле белән шаккаттырган иде инде. Ул чакта сәхнәгә 47 үзешчән чыкты. Аларның гран-при алуы беркемгә дә гаҗәп тоелмады. Быел Актанышның Киров авылы халык театры бәхәссез җиңүче булган. Жюри билгеләп үткән яхшы пластика, музыкаль бизәлештән тыш, актанышлар саф татар телендә уйнап кинәндерде.

Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев әйтүенчә, Актаныш сөйләме менә шундый коллективларда саклана да инде. Гомумән, бу районда республика театр коллективларының иң күбе урнашкан икән:

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев
Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев

– Монда чын татар сәнгате сакланып калган һәм үсү ягына таба бара. Районда 15 халык коллективы бар, шуның 7се – театр. Моннан тыш, халык исемен йөртмәүче, мәдәният йортларында эшләүче 47 театр коллективы бар. Ел саен бу театрлар спектакль куя. Аларның иң көчлеләре районга чыга, аннан Казанга тәкъдим ителә. Актанышта җыр-бию сәнгате дә бик нык үскән. Кайчандыр үзешчән булган “Агыйдел” ансамбле дәүләт статусы алды. Әлеге коллектив халык ансамбле булганда ук Германия, Чехословакия кебек илләрдә гастрольдә йөрде. Киров авылы халык театрына килгәндә, монда 150дән артык үзешчән шөгыльләнә.

Актаныш районы Киров авыл җирлегенә ике авыл (Киров, Олыимән) карый. Җирлектә 500дән артык хуҗалыкта 800дән артык кеше яши. Шушы ике авылга 70нче елларда төзелгән клуб хезмәт күрсәтә. Актаныш агрофермасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов, безнең авыллар драма ярата, ди. Ул үзе дә шушы халык театрында уйнап йөри. Спектакль белән тирә-як районнарга, Башкортстанда гастрольгә дә йөриләр икән. Минзәлә, Дүртөйле тетарлары сәхнә киеме белән ярдәм дә күрсәткән үзләренә. Җитәкче, бездә театрга йөрү мода дисәк тә арттыру түгел, ди:

​– Клубка гаиләбез белән йөрибез. Мин дә хатыным белән халык театры артистлары. Монда хуҗалыкта эшләүче шофер егетебез, каравылчы, укытучылар да бар. Мин аларга беренче эшебез – икмәк җитештерү, аннары җыр-бию дим. Халык концерттан бигрәк драма ярата. Елый-елый карый ул аны. Быел тел проблемын да күтәрдек. 300 кеше басып карады.

Киров авылы халык театры артистлары, апалы-энеле Зәмзәмия Миргалимова һәм Рөстәм Ганиев
Киров авылы халык театры артистлары, апалы-энеле Зәмзәмия Миргалимова һәм Рөстәм Ганиев

Мода дигәннән, Киров авылы тирә-якны әйләнә торган сәхнәсе белән дә шаккатырган. Анысын авыл электригы Рөстәм Ганиев ясаган. Театрга Рөстәмнең апасы Зәмзәмия дә йөри. Гаилә белән спектакльдә катнашу биредә бик гадәти хәл.

“Идел-йорт” халык театрлары фестивален оештырганда ярдәм итүчеләрнең берсе – Галиәсгар Камал театры элекке директоры, инде мәрхүм Шамил Закиров булган. Аңа рәхмәт әйтү һәм ихтирам йөзеннән киләсе елдан фестиваль Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” фестивале дип аталачак.

Белешмә: “Идел йорт” халык театрлары фестивале 2000 елдан бирле уздырыла. Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның, режиссерның осталыгынарттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү максатыннан оештырыла. Аны Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге гамәлгә куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG