Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Эрдоганны Сүриядә хәрби чараларны туктатырга чакырды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны төрек гаскәренең Сүриядәге хәрби чаралары төрек һәм американ гаскәрләре арасында бәрелешләргә китерергә мөмкин дип кисәтте.

Эрдоган исә Вашингтоннан Сүрия көрдләренең хәрби төркемнәренә ярдәм күрсәтүен туктатуны таләп итте. Мондый фикер алышу телефон сөйләшүе вакытында булды, дип хәбәр итә Ак йорт.

Кушма Штатлар төрек гаскәренең Сүриядәге хәрби гамәлләре күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы уртак хәрби көрәшкә зыян сала дип борчыла. Моннан тыш, төрек авиациясе Манбиҗ шәһәре вилаятләренә һөҗүм ясый. Ә анда көрд хәрбиләрен өйрәтүче АКШ хәрби белгечләре урнашкан.



Трамп һәм Эрдоганның сөйләшүе АКШ сәясәтендә үзгәрешләргә китерергә мөмкин дип яза Америка газеталары. Чөнки моннан алда гына АКШ хакимияте вәкилләре көрдләр белән көрәштә Вашингтон НАТО беректәше булган Төркия ягына басачагы турында белдерде. Гәрчә АКШ көрдләрнең Сүриядәге террорчыларга каршы эшчәнлегендә ярдәм итеп торса да.

Эрдоган көрдләрнең Төркиянең үзендә, шулай ук Сүрия һәм Гыйракта, үз милли дәүләтен төзүенә җитди рәвештә каршы чыга. Аның сүзләренчә, "Ислам дәүләте" белән көрд сугышчан төркемнәре арасында аерма юк".

XS
SM
MD
LG