10 февраль көнне Казанның "Штаб" яшьләр үзәгендә Дөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" лекторие үткәреләчәк. Бу юлы яшьләр милли проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен акча җәлеп итү юллары турында сөйләшәчәк.
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, бүгенге көндә милли проектлар белән шөгыльләнүчеләргә грантлар алу, төрле бәйгеләрдә катнашу турында белемнәр җитеп бетми. Нәтиҗәдә, татар теле, мәдәнияте, тарихына багышланган проектлар еш кына финанслаусыз эш итә.
"Милли проектларны тормышка ашыручылар белән аларның проектларына акчаны кайдан алырга, ничек җәлеп итәргә дигән сорауга җавапны бергә эзләячәкбез, белгечләрне тыңлаячакбыз", диде Азатлыкка Фәйзрахманов.
"Акыл фабрикасы"нда Татарстан яшьләр оешмасы шурасыннан Руфия Мөхәммәдиева, Мәскәүдән галим Илшат Сәетов чыгыш ясаячак, дип көтелә. Грантка гариза тутыруга багышланган лаборатория үткәреләчәк, татарча фандрайзинг турында сөйләшү булачак. Тулы програм белән биредә танышып була.
"Акыл фабрикасы" – 2015 елдан Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла торган мәгърифәт проекты. Татар яшьләренә кызыклы булган төрле темаларга багышланган бу чаралар яшьләрне уйлануга, хәрәкәтләнүгә этәрүгә һәм яңа проектлар булдыруга юнәлгән.
Соңгы "Акыл фабрикасы" чарасы татар телен заманча укыту алымнарына, милли университетка һәм киләчәк татар мәктәбенә багышланган иде.