Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Гадел мәхкәмә өчен" иҗтимагый хәрәкәт оештырылды


Иҗтмигый хәрәкәт вәкилләре мәхкәмәдә
Иҗтмигый хәрәкәт вәкилләре мәхкәмәдә

Татарстанның төрле шәһәрләреннән 40лап кеше "Гадел мәхкәмә өчен һәм мәхкәмә башбаштаклыгына каршы" дип аталаган иҗтимагый хәрәкәт оештырган.

Бу хакта, хәрәкәт җитәкчесе Алексей Златкин сүзләренә сылтанып, "Idel.Реалии" яза.

"Кешеләргә гаепләү хөкеме еш чыгарыла. Әгәр тикшерү эшне мәхкәмәгә кертә икән, димәк кешене 100 процент утыртачаклар. Аклау карары чыгару ихтималы кимегәннән кими бара", дип сөйли активистларның берсе.

8 февральдә хәрәкәтнең берничә әгъзасы Татарстан Югары мәхкәмәсендә Яшел Үзәннән каза хәлендәге йорты эше белән йөргән Марина Родинаның аппеляциясен карауда катнашты. Родинаны яклауда адвокат Роберт Фазлыев белән бергә Алексей Златкин да катнашты. Эшне карау 26 февральгә күчерелде.

10 февральдә активистлар Татарстанда яшәргә яраксыз дип табылган йортлардан күченү һәм халыкның торак хокуклары бозылу турында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырмакчы. Анда Татарстан Югары мәхкәмәсеннән хөкемдарлар да чакырылган.

XS
SM
MD
LG