Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дольщиклары Мәскәүдә үз проблемнарын җиткерде


Мәскәүдәге корылтай
Мәскәүдәге корылтай

Казанда фатир алуда алданучылар Мәскәүдә узган корылтайда катнашып үз проблемнарын җиткерде. Алар хакимият белән диалог булмауга зарланды.

Бүген Мәскәүдә Кино йортында узган өлешләп акча кертеп фатир алуда алданучыларның икенче корылтаенда казаннар да катнашты. Татарстан башкаласын корылтайда "Миллениум сити" ("Маг-строй" фирмасы) торак комплексы һәм "Молодежный" (ФОН") торак комплексы активистлары вәкиллек итте. Алар Казанда фатир алуда алданучылар проблемнары турында сөйләп хакимият белән диалог булмауга зарланды.

Idel Реалии язуынча, казаннардан тыш, корылтайда төрле төбктн 70ләп кеше катнашты. Очрашуны КПРФ үзәк комитеты ярдәме белән Дольщиклар иҗтимагый хәрәкәте оештырды.
Корылтай барышында Русиянең кайбер шәһәрләрендә Дольщиклар иҗтимагый хәрәкәте һәм КПРФтан Русия президенты сайлавына намзәт булган Павел Грудининны яклап митинглар планлаштырылган.

Корылтай барышында тәртип бозу өчен полиция 15ләп кешене тоткарлады. Русия эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, оештыручылар кайбер вәкилләрнең Кино йорты керешендә тәртип бозуы турында полициягә үзләре хәбәр иткән. Барлык тоткарланучылар җирле полиция бүлегенә озатылган.

Билгеле булганча, "ФОН" һәм "Маг-строй" фирмалары 2013-2014 елда юк булды. Хәзер аларның җитәкчеләре Анатолий Ливада ("ФОН") һәм Рәшит Аитов ("Маг-строй") сак астында кала. Алар
алдашу белән аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Хакимият йортларны төзеп бетерергә ышандыра, әмма вакыты билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG