Татарстан Хисап пулаты 2014 елдан 2017 елның беренче яртысына кадәр академиягә хөкүмәт бюджетыннан фәнни тикшеренүләр өчен бирелгән акчаларның ничек тотылуын тикшергән. Хилафлыкларның гомум суммасы 11,8 млн сум дип бәяләнә, аның 4,5 млны идарә эшчәнлегенә һәм дәүләт милкенә караган күрсәтмәләргә кагыла, диелә пулат сайтында.
"Тикшерү вакытында академия башкарган аерым эшләрне бәяләүче нормативлар булмау ачыкланды. Республика казнасыннан бүленгән акчаларның күләме планлаштырылган фәнни-тикшеренү эшләренең күләменә "бәйләнмәгән", дип белдерә аудитор Сергей Колодников.
Пулат тикшерүләренә күрә, хилафлыклар арасында академиянең Исламны өйрәнү тикшеренүләр үзәге 208 мең сумлык видеоконференцияләр системын куллманмавы да бар. Келәттә яткан 120 мең сумлык фәнни әдәбият та табылган.
2016 елда академия "Болгар археология экспедициясе" исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән "Татарстанның тарихи атласы"ның оригинал макетын әзерләү һәм Халыкара ислам археологиясе конгрессын үткәрү өчен килешү төзегән. Килешүләргә нигезсез рәвештә 1,1 млн сумлык өстәмә кыйммәт салымы (НДС) салынган дип белдерелә. Шулай ук академиянең Казан Федераль Университетында "Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге"нә бүлмәләр арендасы өчен 300 мең сумны арттырып түләве дә әйтелә.
Хисап пулаты матбугат хезмәте белдерүенчә, 2014 елдан 2017 елның беренче яртысына кадәр академия 1 млрд 87,3 млн сум субсидияләр алган. Фәнни темалар һәм эш юнәлешләре Татарстан хөкүмәте тарафыннан академиягә ирештерелмәгән, дәүләт күрсәтмәсе белән башкарылырга тиешле эшләрне (госзадание) 2012 елда расланган "Татарстанда фән, технологияләр һәм техника үсешендә өстенлектәге юнәлешләр исемлеге" нигезендә академия президенты үзе хәл иткән диелә.
Тикшерү вакытында академиядәге үзгәрешләр - башка фәнни тармакларны да бер фәнни оешма итү вакытында 2014 елдан фәнни хезмәткәрләрнең 370тән (2014 ел) 293кә кадәр (2016 ел) киметелгәнлеге, шул ук вакытта академия идарәсендә һәм структур бүлекләрдә эшләүчеләрнең кирәктән артыграк булуы ачыкланган.
Академия президенты Мәгъзүм Сәлахов Хисап пулаты тикшерүен "кайбер нәрсәләргә башкача карарга бик ярдәм итте", "академиядәге үзгәрешләр шактый катлаулы", диде дип яза пулат сайты.