Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган бу чараның дүртенче тапкыр узуы. “Туган як шигърияте” бәйгесенең төп максаты – республикада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗатын тарату, туган телгә, сәнгатьле сүзгә игътибар юнәлтү, мәхәббәт тәрбияләү. Узган елларда бу ярышта бары тик республиканың югары уку йортлары студентлары гына катнаша иде.
Бу чараны тамырлар корымасын өчен җирне йомшарту, су сибү, яшәү өчен көрәш дип кабул итәргә кирәк
Быел мәктәп укучылары да кушылган булып чыкты. Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары арасында сәнгатьле уку бәйгесе узып килүгә карамастан, сәнгатьле сүзгә мохтаҗлык зур булу сәбәпле, быел ярышмага төрле сыйныфларда укучы мәктәп укучылары да кушылган. Алар бәяләмә төркеменә үзләренең видеоязмаларын җибәргән.
Читтән торып оештырылган бәйгедә 12 районнан кырык укучы катнашкан. Алар арасыннан җиңүчеләр сайлап алынып, өч өченче, ике икенче, бер беренче урын һәм Гран-при иясе игълан ителде. Шулай ук “Туган як шигъриятенә тугрылык”, “Илһам”, “Туган якны зурлаучы”, “Иң яшь нәфис сүз остасы” һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнгән. Чарада шул читтән торып узган ярышмада җиңгән мәктәп укучылары да катнашты. Гран-прины – Краснокама, беренче урынны Чакмагыш районы укучылары алды.
Әлбәттә, төп ярыш башка еллардагыча студентлар арасында узды. Анда Башкорт дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары катнашты. Финалда 17 студент алышты. Башта алар үзләре әзерләп килгән шигырьне сөйләде. “Иләк аша” узганнары имтихан кебек оештырылган икенче алышка чыкты. Алар өстәлгә таратып салган кәгазьләрдәге шигырьләрне алып, кыска гына вакытта әзерләнеп, шуны укып ишеттерде. Бәйгедә Әнгам Атнабай, Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Лилия Сәгыйдуллина, Нурия Измайлова һәм башка якташ шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.
Сөйләм мәдәниятенең тамыры корый икән, матур гөлләмәләр көтә алмыйбыз
Студентлар арасында беренче урынны Башкорт дәүләт медицина университеты, Гран-прины Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары алды. Бәйге Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы оешуының 60 еллыгына багышланды. Чарада яңгыраган 28 шагыйрьнең күпчелеге төрле елларда шушы бүлекне тәмамлаучылар.
Сәнгатьле уку бәйгесен оештыру төркеме җитәкчесе, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:
“Бу ярыш югары уку йортлары студентлары арасында гына уза иде. Мәктәп укучылары да теләк белдергәч, без, бәйге республика буенча игълан ителмәүгә карамастан, аларны да катнаштырдык. Чөнки укучылар арасында сәнгатьле сөйләмгә теләк һәрвакыт зур. Ә менә студентлар арасындагы ярышма сүлпәнрәк булып чыкты. Нефть техник университеты, Аграр университет студентлары читтә калды.
Иң сәере – Башкорт дәүләт педагогия университетының татар бүлеге студентларының катнашмавы. Башка елларда алардан берничә студент бәйгегә кушыла иде. Студентларның сүлпәнлегенә татар мәктәпләренең саны кимүе, булганнарында туган тел дәресләренең аз укытылуы һәм белем бирү дәрәҗәсенә дә бәйледер. Чөнки югары уку йортларына шулар килә. Мәктәпләрдә туган тел дәреслекләренең җитмәве, милли мохит булмау да сәбәпче.
Республикада гомум мәдәни мохитнең сыеклыгы, татарча телевидение, радионың булмавы да сөйләм мәдәниятенә йогынты ясый. Сөйләм мәдәниятенең тамыры корый икән, матур гөлләмәләр көтә алмыйбыз. Бу чараны шул тамырлар тәмам бетмәсен өчен җирне йомшарту, су сибү, яшәү өчен көрәш дип кабул итәргә кирәк”, диде Лилия Сәгыйдуллина.
Бәйгедә җиңүчеләрне котларга да ике дистәгә якын татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан нибары Башкортстан татарлары конгрессы һәм “Сәхибҗамал” оешмалары вәкилләре генә килгән иде.