22-25 апрель Казанда татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан халыкара олимпиада үтә. Ул Русиядә рус теленнән кала башка милли телләргә куркыныч янаган вакытта туры килде. 10 апрель Русия думасына мәгариф канунына үзгәрешләр кертү өлгесе тәкъдим ителү билгеле булды. Ул үзгәреш милли телләрне укытуны бары тик факультативка гына калдыру турында.
Русия төбәкләрендәге мәктәпләрдә белем алучылар Азатлыкка татар теле һәм әдбияты дәресләренең инде болай да бик аз булуын белдерде. Мисал өчен, Оренбур өлкәсе Яңа Солтангол мәктәбендә 9нчы сыйныфта атнасына бер сәгать әдәбият кына өйрәнәләр дип әйтте Алинә Нигъмәтуллина.
"Ул бик аз, ансы да татар теле түгел, ә әдәбият кына. Өйдә өйрәнгәнгә күрә, безгә кыенрак. Кайбер җирләрдә икешәр-өчәр сәгать өйрәнәләр, ә бездә бер сәгать һәм ансы да җиденче дәрес булып керә. Татар теле сәгатьләрен арттырырга кирәк дип саныйм, мин татар телен бик нык яратам. Татар теле – кадерле телебез, туган телебез. Без аны белергә һәм үзебезнең балаларга да тапшырырга тиеш", диде Алинә.
Пермь өлкәсе Барда авылында Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә укучы Роза Нуретдинова да сәгатьләр санын дүрткә җиткерергә кирәк ди. Роза 9нчы сыйныфта белем ала.
"Безнең мәктәбебез рус мәктәбе булганга ике сәгать кенә керә. Барда гимназиясе Габдулла Тукай исемен өйртә, шуңа күрә атнага дүрт мәртәбә булсын иде дип уйлыйм. Мин – татар баласы, мин татар телендә аралашам, миңа татар теле кирәк, чөнки Казанга килеп урнашып, аралашып, дуслар белән татар телендә сөйләшәсем килә", диде Роза.
Оренбур өлкәсе Татар Каргалысы авылындагы 11нче сыйныф укучысы Зилә Арсанова яшьләрнең татарча белмәвенә борчыла.
"Без татар телен атнасына бер дәрес, ә әдәбиятны ике дәрес өйрәнәбез. Мин татар теленнән сәгатьләр санын арттырырга кирәк дип саныйм. Яшь буын хәзер татар телен белми һәм белергә дә теләми. Хәзер тел бетсә, милләт тә бетә дигән сүз. Татар телен белү һәркемнең дә, милләтебезнең һәр кешесенең изге бурычы дип уйлыйм. Гореф-гадәтләрне, телне киләчәк буынга тапшыру – ул безнең бурыч", диде Зилә Азатлыкка.
Төмән өлкәсе Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рузанна Фәстуллина да дәресләр санын арттыру кирәк дип саный.
"Татар теле һәм әдәбият атнасына ике сәгать керә. Минемчә, татар теленә күбрәк сәгать бирү кирәк, чөнки ул безнең туган телебез, без аны белергә тиеш. Бүгенге хәлендә ул онытылыр дип уйлыйм. Татар телен белү кирәк, чөнки татар телендә күп әсәрләр бар, җырлар башкарыла. Без татар телен үстереп, киләчәккә алып барырга тиеш", ди Рузанна.
Аның сүзләренчә, халыкара олимпиада сорауларына Татарстан тарихыннан да сораулар кертү кирәк. Андый сораулар элекке елларда булган, ә быел төшеп калган. "Мин Татарстан тарихыннан сораулар булырга тиеш дип саныйм. Без үзебезнең тамырларыбызны белергә тиеш", ди ул.
Олимпиадада катнашып Азатлыкка фикер белдергәннәрнең күпчелеге быелгы сораулар кыен булмады дип әйтә. Киров өлкәсе Түбән Шөн мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәзинә Әхмәтшина сәгатьләр саны әз булу сәбәпле, күп кенә әсәрләр өйрәнелми кала һәм олимпиада сорауларына җавап бирү дә кыенга туры килә дип белдерде.
"Күп әсәрләрне укымагач, җавап бирү авыррак булды. Без мәктәптә татар телен бер сәгать һәм әдәбиятны бер сәгать өйрәнәбез. Татар теле сәгатьләрен арттыру кирәк, чөнки без татарлар үзебезнең телебезне онытырга тиеш түгел", ди Рәзинә.
Пенза өлкәсенең Бистән мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Наилә Даутова, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы бүлегендә бишенче курста укучы Алинә Әхмәдишина да сәгатьләр санын арттыру ягында. "Милләтне саклау өчен туган телне саклау кирәк", диде Алинә.
Халыкара олимпиадада Татарстаннан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 400дән артык укучы һәм студент катнаша.