Гавриленко-Зыятдинова "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләнә ди Татарстан тикшерү комитетының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Аның әйтүенчә, лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан. Элегрәк Зыятдинова-Гавриленко "Вконтакте"дагы язмаларны улы язуын әйткән иде.
25 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды.к
Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Вконтактедагы аккаунтында татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды.
Элегрәк Гавриленко-Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен ике миллион 750 компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.