Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNBC: Путин мактанган заманча ракетларны сынау уңышсыз булган


2017 елның ноябреннән 2018 елның февраленә кадәр Русиядә уздырылган заманча ракетларны сынауның дүртесе дә уңышсыз булган. Бу хакта Американың CNBC телеканалы белдерә. Русия президенты сүзчесе "Сез Путинны тыңлагыз һәм аңа ышаныгыз", ди.

Әлеге сынауларның иң уңышлы дигәне вакытында да ракет 35 чакрым чамасы гына очып барган һәм килеп төшкән диелә. Телеканалның Америка күзләү хезмәтендәге чыганаклары сүзләренчә, сынаулар вакытында атом корылмасы эшләмәгән. CNBC чыганаклары Кремльдә сынауларны тизрәк уздыруны сораганнар, ә конструкторлар системның әле әзер түгеллеге турында кисәткән дип сөйләгән.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков әлеге мәсьәләдә Путинга ышанырга куша. "Русия президенты Владимир Путинны тыңлагыз, аңа ышаныгыз", дип китерә Песков сүзләрен "Интерфакс".

Русия президенты 1 мартта федераль җыенга юлламасында яңа хәрби корал уйлап чыгарылуы турында хәбәр итте. Яңа канатлы ракет планетаның теләсә кайсы җиренә очып җитә ала һәм ракетка каршы тору системнарына эләкми диелә. Әлеге чыгышны кайбер белгечләр "Яңа салкын сугыш башы" дип атады.

XS
SM
MD
LG