Бу хакта Би-би-си хәбәр итте. Нидерланд хөкүмәте сайтындагы белдерүдә очкычны бәреп төшергән "Бук" ракет системын фетнәчеләр контроле астындагы районга урнаштыру өчен Мәскәү җаваплы диелгән.
Австралия тышкы эшләр министры Джулия Бишоп халыкара тикшерүчеләрнең хисабы чыкканнан соң Русиягә бик күп сораулар туды диде. Бишоп сүзләренчә, Австралия, Бельгия, Малайзия һәм Нидерланд Русиягә бердәм чикләүләр кертү мәсьәләсен карый. Бу илләрнең ватандашлары очкычта һәлак булган иде. Министр әлеге хисап Русия һәм Австралия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә тискәре тәэсир ясачак дип тә әйтте.
Пәнҗешәмбе Нидераландта узган матбугат очрашуында Уртак тикшерү төркеме (JIT) "Малайзия һава юллары" ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракета системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.
Русия Боинг казасына катышын кире кагып килә. Русия саклану министрлыгы 24 майда "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкычның Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелеүе турында дәлилләр бирде диләр министрлыкта.
Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.