Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәүдә өлкән буын өчен татарча газет юк иде"


Архив фотосы
Архив фотосы

"Туган тел – Туган ил" дигән газет чыгара башлаган Равил Гайсин Мәскәүдә 50-70 яшьтәгеләрдә татар газетына ихтыяҗ зур дип саный. Газет кирәк, әмма аны бер кеше генә чыгарырга тиеш түгел, ди Азатлык әңгәмәдәшләре.

Мәскәүдә "Туган тел – Туган ил" газеты чыга башлады. Газетны оештыручы, аның баш мөхәррире Равил Гайсин Азатлыкка әйтүенчә, газет Русия хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү үзәгендә теркәлү узган. Мәкаләләрнең 80%ы татар, 20%ы рус телендә. Газетның кемнәр өчен һәм нинди акчага чыгуы турында нәширнең үзе белән сөйләштек.

– Равил әфәнде, газет кайчан чыга башлады?

Равил Гайсин
Равил Гайсин

– Беренче саны 2018 елның февралендә дөнья күрде. Хәзер инде икенчесе чыкты. 12 битле төсле газет, татар халкы укысын өчен җан җылысы белән ясалган.

– Хәзерге интернет заманында газетка ихтыяҗ бармы?

– Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә бөтен Русиядән җыелган татарлар яши. 50-70 яшьлекләр интернетта утырмый. Совет чорыннан бирле авыллардан Мәскәүгә җыелган татарлар туган телне ярата һәм саклыйк дип йөри. Алар оныкларын татарчага өйрәтә. Ләкин өлкән буын өчен Мәскәүдә татар телендә газет юк.

"Туган тел" газетының баш бите
"Туган тел" газетының баш бите

"Татарча газет чыгарабыз" диючеләр аңласын иде: татар газеты рyс телендә чыкса, ул рyс мәдәниятен үстерә; әгәр татар газеты чуаш телендә чыкса – чуаш мәдәниятен үстерә.

Безгә бар төбәкләрдә дә туган телдә татар мәдәниятен үстерү өчен эшләргә кирәк.

Кайбер җитәкчеләрнең "Газетлар кирәкми, интернетта гына укыйбыз" дигәне дөрес түгел. "Әби-бабайлар, ата-аналар, балалар буыннар ялганышын өзмәскә" дигәнне руслар һәм башка халыклар яхшы аңлый, шуңа күрә аларның газет-журналлары киосклар тулы, укучылары да бар.

– Газетның тиражы күпме һәм ул ничек таратыла?

"Туган тел" газеты
"Туган тел" газеты

– Тиражы 5 мең. Газетларны Мәскәүдә уза торган татар чараларында бушка таратабыз. Әсәдуллаев йортында татарлар җыела, шунда куйган идек, кешеләр кайнар эчпочмакны бушка алырга йөгергән кебек меңгә якын газетны берничә көндә алып бетергәнәр. Мәскәү мәчетләренә илтәбез, мөфти Равил Гайнетдин белән очрашып, аңа тапшырдым, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә илткән идек. Алар үз чараларында өләшкән.

– Газет нинди акчага чыга?

– Үз акчама чыгарам. Бәлкем киләчәктә кем дә булса яисә Татарстан ярдәм итәр дип уйлыйм.

– Газетка мәкаләләрне кемнәр яза?

– Татар телендә язучыларны чакырдым, килделәр. Мин Мәскәүдә әдәбият институтын тәмамладым, кирәк булгач, үзем дә язам. Газетта "Яңа татар әдәбияты" дигән рубрика ачтым. Шунда язучылар үз хикәяләрен-шигырьләрен бастыра башлады.

Мәскәүдәге җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров газет кирәк, әмма аны бер кеше генә чыгарырга тиеш түгел дип саный.

Гаяр Искәндәров
Гаяр Искәндәров

– Газет миңа да килеп иреште, әле укып өлгермәдем. Әлбәттә газетлар кирәк, әмма Мәскәүдә халык сибелгән, аны туплау мөһим. Газетны чыгару эшен дә бергәләп эшләргә кирәк, ә монда бер кеше чыгара. Мәскәүдәге татарлар бер-берсен белми. Белмәгәч, сөйләшә дә алмыйбыз.

Хәтта Мәскәүдә яшәүче татарларның күбесе Әсәдуллаев йорты турында ишеткәне юк. Яшьләр татар булып язылырга оялалар. Татарның абруен күтәрергә кирәк. Татарстанның Мәскәүдәге вәкилчелеге эшләми, Татар конгрессы шулай ук эшләми. Элек вәкиллек татар акивистларын җыя иде. Берничә ел инде җыйганы да юк. Шуңа без хәзер бер оешма төзергә әзерләнәбез. Ул оешмага теләгән һәркем керә алачак. Җитәкчесен сайлап куйсыннар. Алайса хәзер оешма җитәкчеләре килә дә утыра.

Мәскәүдә яшәүче журналист Нәзифә Кәримова газетның һичшиксез редколлегиясе булырга тиеш дип саный.

Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова

– Газетның беренче саны әле февраль аенда ук Мәскәү татар яшьләре форумында күренеп алса, икенче саны әле генә, май аенда дөнья күргән. Равил әфәнде татар телен яхшы белгән, нидер нәшер итәргә омтылып яшәүче кеше. Ул берничә ел элегрәк "Современный ислам" дигән журнал да чыгарган иде. Ләкин берничә саннан соң ул журнал юкка чыкты.

Әлбәттә, бу авыр заманда үз көче белән газет чыгару зур тырышлык та, батырлык та, мәгълүматлылык тә, матди якны да сорый торган эш. Бу газетның редколлегиясе юк шикелле. Барлык мәкәләләрне диярлек Равил Гайсин үзе яза. Анда баш мөхәррирнең генә фикере, аның гына сөземтәләре, аның гына нәтиҗәләре. Әгәр дә редколлегия булса, беренче санда чыккан "Тукай нигә өйләнмәгән?" дигән язманы укучыга җиткерү турында уйланырлар иде. Бәлки басмаслар да иде. Нигә шундый нәрсәләрне басарга кирәк булгандыр, белмим.

Ләкин биредә Гайсин - үзе хуҗа. Аннан соң газетның икенче санында беренче биттә "Татарлар" дип аталган зур гына мәкалә бар. Нәрсә соң бу язма? Фәнни эш дип тә әйтеп булмый аны, юмористик хикәя дә түгел? Белмим, автор нәрсә әйтергә теләгәндер, аңламадым. Бигрәк тә: "Мең еллар узса да, татарның авылча яшәү рәвеше үзгәрмәгән. Шуның ачык чагылышы - татар акыллы фикер әйткәндә күтен кашырга мөмкин" дигән фразаны укыгач, гел аптырап киттем.

Әлбәттә, җаны теләгән елан ите ашаган, ди халык. Акчасы бар икән, чыгарсын. Ләкин халык бит газеттагы сүзгә ышанырга ярата. Ә бу газетта мәгълүмат дөрес түгел. Шуның өчен татар кешесенә кирәкме бу газет? Әгәр газет укучысын таба алса, анысын укучы үзе генә әйтә ала инде.

Мәскәүгә оныкларын тәрбияләргә барган Василә Рәхимова сүзләренчә, газет мөхәррире шундый игелекле эшкә алынган икән, афәрин дияргә генә кала.

– Татарча укучылар булуында шикләнәм. Русча укып, милли тәрбия милли аң, ислам дине, әхлакны сеңдерсәләр дә бик разый. Хәзер шуңа калып барабыз бит инде.

XS
SM
MD
LG