Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Русиядә парламент фиркаләре бюджетының 75 проценты дәүләттән финансланган


Русия думасы
Русия думасы

2017 елда Русия думасындагы фиркаләрнең дәүләт финанславына бәйлелеге иң югары дәрәҗәгә җиткән. Парламент фиркаләре бюджетларының 75 процентын дәүләт акчасы тәшкил иткән.

Фиркаләрнең 2005 елдан 2017 елга кадәр финанс хисапларына РБК анализ ясаган.

Узган ел "Бердәм Русия," КПРФ, ЛДПР һәм "Гадел Русия" бюджетларының 75 проценты дәүләттән финансланган. 2016 елда бу 43-63 процент булган. Фиркаләрнең гомум керемнәре исә 2017 елда кимегән. "Яблоко" фиркасе 2016 елда дума сайлавында өч проценттан кимрәк тавыш җыю нәтиҗәсендә дәүләт акчалары алудан мәхрүм калды.

Канунга ярашлы, дәүләт финанславын Русия думасына сайлауда өч проценттан артык тавыш җыйган фиркаләр ала. 2006 елга кадәр дәүләт бер тавыш өчен бер сумнан 3,6 сумга кадәр түли иде, 2016 елдан ул 152 сум булды. Президент сайлауда фирка намзәте өч проценттан артык тавыш җыйса, бер тавыш өчен ел дәвамында 20 сум бирелә.

2017 елда "Бердәм Русия" кереме 5,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимрәк. Федераль финанслау фирка бюджетының 80 процентын тәкшил иткән, 2016 елда ул 50 проценттан да кимрәк булган, калганнары - иганә акчасы. Иң эре иганәчеләр дип РБК зур дәүләт килешүләре белән эшләүче ширкәтләрне атый.

ЛДПР 2017 елда 1,09 млрд сум керем алган, бу 2016 елдагыдан ике тапкырга кимрәк. Фирка кеременең 97 проценты - дәүләт казнасыннан. 2005-2016 елларда дәүләт акчасы 4 проценттан 75 процентка кадәр булган. 2011 елда ЛДПР бюджетының 83 процентын иганә акчасы тәшкил иткән.

КПРФ кереме 1,3 млрд сум булган. Аның бюджетының 80 проценты - дәүләттән.

"Гадел Русия"нең кереме 2016 елдагыдан 3,3 тапкырга кимрәк булган. Фирка бюджетының 75 проценты дәүләттән финансланган. Соңгы алты елда дәүләттән килгән акчалар өлеше 73 проценттан ким булмаган. Нибары 2016 елда гына шактый кимеп 44 процент тәкшил иткән.

2016 елгы Русия думасы сайлавында 14 фирка катнашты. "Бердәм Русия" иң күп тавыш җыйды. "Бердәм Русия"дән тыш парламентта КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" фракцияләре төзелде.

XS
SM
MD
LG