Бу хакта УФАСның оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Казан штабы активистларына язган җавап хатында әйтелә.
Хаттан аңлашылганча, дәүләт өчен сатып алу сайтына урнаштырылган техник биремдә "Ауди Q7" тауар билгесе турыдан-туры күрсәтелә. Канунга ярашлы, тауар билгесен турыдан-туры күрсәткән очракта "яки аның эквиваленты" дигән сүзтезмә дә кулланырга кирәк. "Метроэлектротранс" документларында бу күрсәтелмәгән.
Монополиягә каршы хезмәт "администартив эш ачу мәсьәләсен карар өчен материаллар тиешле вазифаи затларга җибәрелде", дип белдерә.
"Метроэлектротранс" оешмасының 5 млн сумга Audi Q7 машинасы алырга җыенуы турындагы хәбәрне, дәүләткә сатып алу сайтындагы мәгълүматка сылтанып, Алексей Навальныйның Казандагы штабы таратты.
Соңрак моның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән "килештерелүе" турында әйтелде. Бу хакта "Метроэлектротранс" җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Әфсән Галәвовның Казан мэриясенең транспорт комитетына язылган хатында белдерелде.
Audi Q7 трамвай юлларын карап йөрергә һәм зур кунакларны лаеклы каршы алырга кирәк диелде.