Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда аерылышулар саны арткан


Казанда гаилә теркәү үзәге
Казанда гаилә теркәү үзәге

Шул ук вакытта теркәлгән никахлар саны да кими.

2018 елның беренче яртысында Татарстанда 9053 пар теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 739 парга кимрәк дип белдерде Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова.

"Иң зур кимү Казанда күзәтелә. Татарстан башкаласында язылышулар узган елга караганда 10 процентка кимегән. Чаллыда исә, киресенчә, 4,5 процентка арткан", диде ул.

Галимова сүзләренчә, Татарстанда һәр бишенче никах - катнаш. Быел 1889 катнаш никах теркәлгән. Чит ил кешеләре белән никахлар саны исә 571 булган (узган ел алар 56-га күбрәк булган).

Татарстанда аерылышулар саны бераз кимесә дә, Казанда аларның саны арткан. Казанда узган елга караганда 5 процентка күбрәк аерылышу теркәлгән. Чаллыда исә бу күрсәткеч 8 процентка кимегән дип сөйләде Татарстан президенты вәкиле.

XS
SM
MD
LG