Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта катнашучылар "Телен саткан – дәүләтен сатар", "Дәүләт теле булган татар телен мотлак укытуны таләп итәбез", "Президент Миңнеханов, онытмагыз, Татарстан конституциясенә кул куеп ант иттегез", "Дума депутаты Гыйлметдинов – татар телен җирләүче", "Президент Путин! Республиканың дәүләт теле мотлак укытылырга тиеш" дигән һәм башка татарча һәм урысча язылган шигарләр күтәреп торды.
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, Русия думасының 25 июльдә кабул иткән туган телләрне ихтыяри укыту турындагы кануны Татарстан Конституциясе белән бергә Русия Конституциясен дә боза, диде.
Зәкиев фикеренчә, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә "республикада дәүләт телләре булып тигез хокуклы татар һәм урыс телләре тора" дип язылган һәм бу маддә Татарстан Конституциясенең нигезен тәшкил итә, ул гамәлдә булырга тиеш.
Ләкин Татарстан хакимияте моны 25 ел буена гамәлгә кертә алмады. Нәтиҗәдә татар теленә һөҗүм башланды. Бу һөҗәмнең төп сәбәпчесе - Татарстан хакимияте, ди ТИҮ җитәкчесе.
8нче маддә 25 ел буена буш куык булып калды
Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе 25 ел буена буш куык булып калды. Дәүләт шурасы да, татар теле – дәүләт теле дип күз буяды, диде Зәкиев. 28 ел дәверендә Татарстан парламенты бер утырышын да татар телендә оештыра алмады, дип белдерде ул.
Сәгать ярым барган пикетта 50гә якын кеше катнашты.
Активистлар татар телен яклау митингын 31 июльгә планлаштырганнар иде, әмма Казан хакимияте моңа рөхсәт бирмәде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе түрәләрнең кире кагуын кануни дип таныды.
25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Документны Федерация шурасы да раслады. Канунны Русия президенты имзалады. Рәсми медиа чарасында бастырылганнан соң ул гамәлгә керде.
Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.