Accessibility links

"Яровая кануннарын" үтәр өчен русиялеләрне ФСБ хуплаган яңа сим-карталарга күчермәкчеләр


Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы "Яровая кануннары" таләпләрен үтәр өчен абонентларны яңа сим-карталарга күчерергә планлаштыра. Әлеге сим-карталарны ФСБ хупларга тиеш булачак.

Министрлык фәрманыннан аңлашылганча, элемтә операторлары абонентларны федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хуплаган шифрлауны кулланып идентификацияләргә тиеш. "Коммерсантъ" язуынча, моның өчен элемтә министрлыгы Русиядә уйлап чыгарылган криптографик саклау системы кертергә тиеш. Бу исә яңа сим-карталарга күчүне таләп итә. Ләкин әлегә андый эшләүче системнар юк, ди басма чыганаклары.

Моннан тыш, әлеге таләпләрне үтәү операторларга ким дигәндә биш миллиард сумга төшәргә мөмкин. Шулай ук сим-карталарны 15 ай саен алыштырып торау да кирәк булачак. Русияләр өчен бу уңайсызлыклар тудырачак.

Русиядә хәзер 260 миллион сим-карта кулланыла. Алар ике чит ил җитештерүчесеннән сатып алына.

"Яровая кануны" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын 30 көннән алты айга кадәр сакларга мәҗбүр итә. Моннан тыш, алар әлеге мәгълүматны махсус хезмәтләр таләбе белән тапшырырга да мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG