Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bild: Берлинда шартлау әзерләү өчен тоткарланган русияле Башкортстанда туган


Күптән түгел Берлинда тоткарланган русияле Магомед-Али С. тумышы белән Башкортстаннан дип белдерә Bild басмасы. Ул террор гамәле әзерләүдә шикләнелә.

Магомед-Али Берлинның төньягында ялланган фатира яшәгән дип хәбәр итә Bild.

2017 елда аның качак статусы бирүне сорап язган мөрәҗәгате кире кагыла. Мөрәҗәгатьтә ул үзендә психик авыру барлыгы турында күрсәтә, шунлыктан аны депортацияләмиләр. 2017 елның 7 декабрендә Магомед-Алига 2019 елның декабренә кадәр илдә тору рөхсәте бирелә. Ул потенциаль куркыныч кешеләр исемлегендә тора.

Магомед-Алины Берлинда кулга алалар. Прокуратура мәгълүматынча, 2016 елны ул Франциядә элегрәк кулга алынган Клемент Б. белән террор гамәле әзерләгән һәм үзендә шартлаткыч матдә саклаган.

XS
SM
MD
LG