Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дүрт төбәгендә губернатор сайлауның икенче туры узачак


Беренчел мәгълүматларга караганда, Русиянең дүрт төбәгендә губернатор сайлауларында намзәтләрнең берсе дә 50 процент тавыш җыя алмаган.

Приморье, Хабаров, Владимир өлкәләрендә, Хакасиядә губернатор сайлауларының икенче туры узачак.

Приморски өлкәсендә "Бердәм Русия" намзәте, әлеге вакытта өлкә башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Тарасенко 47 процент тирәсе, ә коммунист Андрей Ищенко 25 процент тирәсе җыйган.

Хабаров өлкәсендә ЛДПР намзәте Сергей Фургал һәм төбәкнең әлеге башлыгы "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 36-шар процент тавыш җыя алган.

Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орловага ("Бердәм Русия") сайлаучыларның 36,5 проценты тавыш биргән. Икенче урында ЛДПРдан Владимир Сипягин. Аны сайлаучыларның өчтән бер өлеше яклаган.

Тагын ике төбәктә - Иркутски һәм Хакасиядә төбәк парламентлары сайлауларында да "Бердәм Русия" күпчелек тавышны җыя алмаган. Әлеге төбәкләрдә КПРФ җиңгән.

Мәскәү мэры сайлавында, беренчел мәгълүматларга караганда, Сергей Собянин алда бара. Бюллетеньнәрнең яртысыннан күбрәген эшкәрткәннән соң, ул сайлаучыларның 69,5 процент тавышын алган. Икенче урында КПРФтан Вадим Кумин (11,6 процент).

Русия премьер-министры һәм "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчесе Дмитрий Медведев реформалар уздырылу сәбәпле, сайлау кампаниясе авыр барды, әмма нәтиҗәләре "лаеклы" дип белдерде.

9 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 80 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узды. Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары бу көнне Русия буйлап пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары оештырды. Аларның күпчелеге килештерелмәгән иде. Казан белән Чаллыда да йөрешләр һәм митинг узды. Тоткарланучылар да булды.

XS
SM
MD
LG