Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны эзәрлекләгән өчен АКШ Кытайга чикләүләр кертмәкче


Өремче урамында кытай хәрбиләре
Өремче урамында кытай хәрбиләре

Чикләүләр кертелсә, Кытай хакимияте вәкилләре һәм эшмәкәрләр зыян күрәчәк.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта The New York Times хәбәр итә.

Элегрәк Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия бирү үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьләрдә 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Der SPIEGEL мәгълүматына карагында, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

Матбугат язуынча, Кашһарда заманча күзләү техникасы кулланыла, әмма Кытай хөкүмәте бер урында таптанмый, ул тагын да нәтиҗәлерәк эшли торганын уйлап табу юлында. Мәсәлән, Кытай социаль кредит системын кулланышка кертергә тели, ул һәрбер ватандашның ышанычлы булу-булмавына бәя бирә. Ышанычлы икән, кеше хуплана, юк икән – гаепкә тартыла. Бу систем уйгырларда сынау уза.

Кытайда 8 меңгә якын татар яши. Нигездә бу XIX гасыр азагы ХХ гасыр башында Өремчедә төпләнгән татар эшмәкәрләренең оныклары. Аларның күпчелеге татар телендә сөйләшә. 2000 елда Дөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан югары уку йортларына кабул итү өчен аларга махсус програм булдырылды.

XS
SM
MD
LG